Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от!

«Хезмәт»сез һич тора алмыйм, Чәй эчмичә түзсәм дә

«Хезмәт»кә языл да, бозау от! Әлеге акция кысаларында райондашларыбыз район газетасына языла һәм квитанцияләрне «Хезмәт» редакциясенә юллый.

Арада үтә дә күңелле, үткен шигырьләр һәм канатлы сүзләр, фикер-тәкъдимнәр дә бар. Рәхим итеп укыгыз!

«Хезмәт»сез һич тора алмыйм,
Чәй эчмичә түзсәм дә.
Бозауга кызыгып түгел,
Апрельдә үк язылдым.

Борнактан Нәбиулла Хөрмәтуллин.

Газеталарга күп язылам,
Тик шулай да иң беренче «Хезмәт»емне укып чыгам.
Горурланам Балтачым белән, хезмәт сөйгән халкым белән,
Горурланам Салавычым белән, «Хезмәт»не үз иткән кешеләре белән.

Гөлия Хөрмәтуллина, Иске Салавыч.

Сәлам Арбаштан!
«Хезмәт»кә язылдым әле,
Бозау отармын, диеп.
Өч бозау асрап саттым
Түбә ябармын, диеп.
Артты - китте бәяләр
Хәлне белми түрәләр.
Тагын бер бозау кирәк дип
Көлеп тора кияүләр.
Канатлы сүз дә кирәкми
Хезмәт якын хөрмәткә.
Языл, укы һәм хезмәт ит,
Хөрмәт төбе «Хезмәт»тә.

Мәрхәбә Камалиева,
4 кияү әбисе.

«Хезмәт» газетасын
Сагынып көтеп алам.
Кемнәр туган, кемнәр үлгән,
Кем юбилеен иткән,
Чеби-биби сатучылар,
Тәрәзә ясаучылар,
Фермерлар, алып сатарлар
«Хезмәт»тән укып беләм.
Республика, район, авыл яңалыкларын да
«Хезмәт»тән белеп була.
Өйдә торган пенсионерга
Газета бик тә кулай.
Язылыгыз барыгыз да
Уңарсыз сез дә шулай.

Люция Хәйруллина, Бөрбаш авылы.

Хезмәттән башка торып булмый.
Радик Сабиров, Балтач.

«Хезмәт» - ил-көнгә хөрмәт билгесе.
Рәмзилә Сәгыйтова, Балтач.

Гәҗиткә язылдым әле,
Район хәлен белмәккә.
Бик кирәкле мәгълүматлар
Язалар шул «Хезмәт»кә.
Бәясе дә кыйммәт түгел,
Һичкайчан күпсенмәссең.
Ник алдым мин моны, диеп,
Һичкайчан үкенмәссең.
Сер итеп кенә әйтә
Сезгә Наил абзагыз.
Вакытында язылыгыз,
Газетасыз калмагыз.

Наил Әүхәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка «Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от