Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Хезмәт"кә язылыгыз

Чулпан – күпкырлы шәхес

Булмастайны ышандырмый, инде ышандырган икән үти торган, үз эшенә бик таләпчән, игътибарлы, ярдәмчел ул безнең Чулпан, ди авылдашлары.

Чулпан – күпкырлы шәхес. Кадерле тормыш иптәше, бала җанлы әни, уңган хуҗабикә, данлыклы аш-су остасы, блогер – саный китсәң бик күп. Бүген исә без аның белән төп хезмәте булган почта бүлекчәсе җитәкчесе буларак аралаштык. Хәер, җитәкче генә дип атау дөрес үк булмас. Чулпан берүзе эшли – үзе җитәкче дә, хат ташучы да. Ә Арбор кечкенә авыллардан түгел, елның төрле фасылында өч чакрымга сузылган 170тән артык хуҗалыклы авыл буйлап хат, пенсия, субсидияләр өләшү җиңелләрдән түгел, миңа калса.

Чулпан Әүхәдиева әлеге хезмәт урынында җиде ел эшли икән. Балтач кызы Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, Арбор авылына кияүгә чыга. Шул ук елны мәктәптә педагог-оештыручы булып эшли башлый. 2014 елда кыскарту нәтиҗәсендә эшсез кала. Ул чактагы почта бүлекчәсе җитәкчесе Нурфия Сабирова район үзәгенә күчү сәбәпле, авылдашына үз урынын тәкъдим итә. Эшсез торуны бөтенләй белмәгән Чулпан исә каршы килми, тәвәкәлли. Бу чорда почта системасында үзгәрешләр чоры – яңа программалар, сату планы... Курку белмәс, бер эштән дә курыкмаган Чулпан һәрберсен әкренләп өйрәнеп, эш тәртибенә бик тиз төшенә. Шушы авылда яшәгәч, инде кешеләрен биш бармагыдай белә, ягымлы, тәмле телле булуы белән дә тиз арада халык белән уртак тел таба.

– Кара исәп белән генә дә күпме хезмәт башкарылганын күзаллавы кыен түгел. Газета өләшү, пенсия тарату, түләү кәгазьләре... Барысына да ничек җитешәсең, Чулпан?

– Билгеләнгән эш сәгате тәмамланды дип кайтып китеп булмый. Вакыт белән исәпләшми эшләргә туры килә. Ярый әле мине аңлаучы гаиләм бар, рәхмәт аларга. Инде балалар да зурлар. Илфар да эшемнең нечкәлекләрен аңлый. Алар тарафыннан яклау тапмасам, эшли дә алмаган булыр идем. Ә эш мәсьәләсенә килгәндә, түләүләрне күпчелек кеше онлайн түли, калганнар исә почтага килә.

– Вакытлы матбугатка язылу мәсьәләсе ничек?

– Мин эшли башлаган елларда гына да газета-журналларны әле күпләп алдыралар иде. Хәзер бик азлар гына языла. Нигездә, өлкән буын кешеләре генә газета укый. Язылу чоры җитү белән без – хат ташучылар һәрдаим агитация эше алып барабыз инде. «Ник язылып торырга, хәзер бит барысы да интернетта бар», дип кенә җавап кайтаралар. Әмма балалар бакчасы коллективын әйтми кала алмыйм. Алар ел саен  бердәм булып вакытлы матбугат алдыра. Рәхмәт аларга.

Әле бит газета-журналларга яздыру, пенсия-субсидия өләшүдән тыш, сату планы да бар.  Бу нисбәттән, Арбор почта бүлекчәсе планны тулаемы белән үтәп бара икән. «Бер алган кеше ашау ризыгын да, көнкүреш әйберләрен дә, зур техникаларны да гел ала», ди Чулпан. Уйлап карасаң, күпме акча янга кала бит. Пенсиясен почта аша алдырганлыктан, телевизор яки суыткыч алырга уйласа, биредән сатып алу лаеклы ялда булган кешегә күпкә уңай. Башка җирдән кредит белән алып күпме акчаны артыгы белән түлисе бит.

Һәрнәрсәнең нечкәлекләре белән аңлатып, һәркемгә якты йөзен, тәмле телен жәлләмәгән өчен авылдашлары Чулпанны хөрмәт итә.

– Төгәллекне яратам мин. Сәгате, минуты, секунды белән йөрим. Әмма кайчак эш күп булып бераз гына соңга калсам, телефон аша эзләтүче өлкәннәрем дә бар, – дип елмая Чулпан.

Монысы инде әби-бабайларның үз итеп, яратып эзләтүләредер. Юкка гына хат ташучыны матбугат белән укучы арасын тоташтыручы җеп димиләр. Тышта кармы-яңгырмы, кояш кыздырамы, алар һәрчак абунәчеләре янына ашыга. Хезмәтенә күп итеп түләмәсәләр дә, эше дә җиңелләрдән булмаса да, елмаеп каршы алсалар, рәхмәт әйтеп озатсалар, шуңа да күңелләре була аларның.

P.S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ә сез «Хезмәт»кә язылдыгызмы әле? Тиздән ташламалы язылу башланачак. 6-16 декабрь көннәрендә «Хезмәт» («Азьлане») газетасына 687 сумнан язылып булачак. Форсатны кулдан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сүзем Арбор авылында яшәүче Чулпан Әүхәдиева хакында