Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәттәшләрне котлау текстлары

Хезмәттәшләрне котлау

Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез

Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән авыл халкының хөрмәтен яулаган шәхес Сез. Бүгенге көндә хуҗалыкның ныклап эшләп килүе, аның ирешкән уңышлары – һичшиксез, Сезнең тырышлык нәтиҗәсе ул. Һәм бүген дә нәтиҗәле хезмәтегезне күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ә алда әле тагын да биегрәк яулыйсы үрләр һәм иҗат куанычлары көтеп торсын Сезне!

Юбилеегыз белән ихлас куңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез.

    Тормыш йөген иңнәренә салып
    Үргә менә ирнең асылы.
    Андыйларның максатлары зурдан,
    Җиңә алар буран, давылны.
    Ил улына әйләнә дә шәхес,
    Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
    Яшәгез сез ир асылы булып
    Гомерегез үтсен хөрмәттә.
  

 ***

Сез тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле кеше булып үзегезне таныттыгыз. Бүген Сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып яшисез.

Киләчәк тормышыгызда Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше Сез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да якыннарыгыз янәшәсендә шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

    Сезгә булган безнең хөрмәтебез
    Урын алсын йөрәк түрендә.
    Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
    Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты