Хорның солисты Балтач егете — Руслан Хәбибуллин
Казанның «Генесиз» яшьләр хоры Татарстанда да, Россиядә дә зур популярлык казана. Аларны «Россия-1» каналында да күрсәттеләр, күптән түгел «Яңа дулкын»да чыгыш ясадылар, Кремльдә концерт та бирделәр.
Ә иң мөһиме, хор солисты Балтач егете — Руслан Хәбибуллин. Бу хакта Балтач тамашачысы белмидер дә әле.
Заманында гимназиядә, Балтач сәнгать мәктәбендә белем алган, Казанда Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының баян классын, соңрак Казан дәүләт консерваториясенең — хор дирижерлыгы классын тәмамлаган егет бүгенге көндә Казанда яши. Тиздән Руслан белән әңгәмәбез дөнья күрәчәк. Бездән аерылмагыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев