Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта барган төзелешләр белән республиканың төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе танышты

Төзелеш оешмалары җитәкчеләренә һәм төзүчеләргә сыйфат һәм объектларда чисталык мәсьәләсендә бурычлар җиткерделәр

Бүген Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Илнар Хафизов Балтачка эшлекле сәфәр белән килде. Ул районыбызда бара торган күләмле төзелеш эшләре белән танышты.

Илнар Фәнилевич районның җаваплы җитәкчеләре белән берлектә иң элек СМУ микрорайонында төзелеп килүче боз сарае төзелешен күзәтте.  Алда торган мөһим бурычлар хакында сөйләшенде.

Соңрак район үзәк хастаханәсе территориясендә булып хуҗалык блогы һәм гараж  бинасында барган төзекләндерү эшләре белән таныштылар.

Шулай ук күпьеллык тарихы булган «Романтик» лагерында да булдылар. Төзелеш оешмасы җитәкчесенә һәм төзүчеләргә сыйфат һәм объектларда чисталык мәсьәләсендә бурычлар җиткерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев