Балтачта район ветераннар советына яңа рәис сайланды
Чарада Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты
Бүген Балтачта сугыш һәм хезмәт ветераннарының Пленумы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.
Иң элек пленумда катнашучыларалдында район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясап, 2024 елда райнның ирешкән уңышлары хакында сөйләде. Район ветераннар советының узган елгы эшчәнлеге хакында совет җитәкчесе Рифат Абдуллин чыгыш ясады.
Соңыннан район ветераннар советына яңа рәис сайланды. Хәзер совет белән Радик Тихонович Михайлов җитәкчелек итәчәк. Радик Тихоновичка яңа вазыйфасында уңышлар телибез.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин Рифат Абдуллинга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев