Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баш мөхәррир сүзе

Хәзерге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең кулларда «Хезмәт» газетасының 2025 елның беренче саны. Арагызда безне еллар дәвамында алдырып килүчеләр дә, кызыксынып беренче тапкыр язылучылар да бардыр. Безне сайлаганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.

Реформалар күпмедер дәрәҗәдә эшчәнлеккә тискәре йогынты ясаса да, әйтик, тираж кимесә дә, район газетасы үз йөзен югалтмый, һәрдаим укучылар белән элемтәдә торырга тырыша. Сайт һәм социаль челтәрләр белән эш алып барабыз. Гомумән, массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Хәзерге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Хөрмәтле укучыларыбыз! 2024 ел төрле вакыйгалары, истәлекле мизгелләре белән инде узып китте. Борчулар да аз булмады, аларын да кичердек. Ничек кенә булмасын, райондашларыбыз белән аралашканда, халкыбызның ныклыгына, сабырлыгына тагын да сокланасың. Уйламаган-исәпләмәгән, күз алдына китерә дә алмаган вакыйгаларның килеп чыгуы тормышның без уйлаганга караганда күпкә катлаулырак, четереклерәк булуын тагын бер кат раслады. Шушы елның елъязмасын, яхшысын да, күңел кабул итә алмаганын да кадерле укучыларыбыз, сезнең белән бергә яздык, бергә булдык.

 

2024 елда редакция коллективы «Хезмәт» газетасын укучыларыбыз яратып укырлык, кызыксындырырлык итү юнәлешендә   зур тырышлык куйды. Тормышның нәкъ үзе турында, олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз, гади хезмәт кешеләре, шәхси эшмәкәрләр, язмыш сынауларына бирешмичә, тирә-юньдәгеләрне сокландырып яшәүче көчле райондашларыбыз, кайгы килгән дә дә сабырлык күрсәтүче кешеләребез, геройларча һәлак булып, арабыздан киткән ир-егетләребез, авылларыбызны яшәртергә көч куючы яшьләребез турында язарга тырыштык.

 

Татар халкының мәдәни һәм милли кыйммәтләрен саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру – безнең төп бурычларыбызның берсе. 2025 елда да без татар телен, мәдәниятен һәм традицияләрен пропагандалауга, аларны саклаучы милләтебезнең алтын баганалары – олы шәхесләребез турында киңрәк тәкъдим итәргә тырышырбыз.

 

erid: 2VtzqumtM4F

«Хезмәт» газетасы – бу безнең гомуми тарихыбыз, бердәмлегебез һәм киләчәккә ышанычлы адымыбыз.

 

Шатлык-борчуларны бүлешеп яшәвегез, уртак «Хезмәт»ебезне үз иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, тугры укучыларыбыз! Яңа аяк баскан 2025 елда да бергә булыйк, бердәм булыйк!

 

Вакыйф Зәкиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B