Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Бүгеннән Балтачта махсус режим кертелде

Кагыйдәләрне бозу очраклар ачыкланса 01 өй телефоныннан, 101, 112 кәрәзле телефоннардан хәбәр итүегез сорала

Агымдагы елның 14 апреленнән алып 11 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә, урман массивлары белән чиктәш торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Бу кагыйдәләрне бозу очраклар ачыкланса 01 өй телефоныннан, 101, 112 кәрәзле телефоннардан хәбәр итүегез сорала. 

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 маддәсенең 1 статьясы нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган гражданнарга  - биш меңнән алып унбиш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - егерме меңнән алып утыз мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - кырык меңнән алып алтмыш мең сумга кадәр; юридик затларга - өч йөз меңнән алып дүрт йөз мең сумга кадәр административ штраф салынуга  китерә.

Махсус режим барганда штрафлар саны икеләтә арта.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексынын 20.4 маддәсенең 2 статьясы нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр; гражданнарга - уң мең сумнан егерме мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - утыз меңнән алып алтмыш мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр; юридик затларга - дүрт йөз меңнән алып сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев