Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

«Яз гүзәле-2025» бәйгесе җиңүчесе - Балтач кызы

Быелгы чарага 14 төбәктән барлыгы 360 гариза килгән булган. Шуларның 30ы финалга үтеп, алар арасыннан тагын 10 гүзәл кызыбыз суперфиналда көч сынашты

Казан дәүләт энергетика университеты гамәлгә куйган студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә Казан Идел буе федераль университетында белем алучы Балтач кызы Динә Зарипова җиңү яулады. Җиңүчегә калфак һәм хәситә, шулай ук конкурс иганәчеләреннән призлар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Динә Кырымга юллама һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗановның махсус бүләге ноутбук белән дә бүләкләнде.

Тантаналы чарадан соң, без беренчеләрдән булып Динә белән телефон аша элемтәгә чыгып зур җиңүе белән котладык. Балтач данын федераль дәрәҗәдә үтүче бәйгедә таныткан якташыбыз менә нәрсәләр диде:«Иң беренче чиратта әти-әниемә, гаиләмә, дусларыма, бергә укыган иптәшләремә, Казан Идел буе федераль университетына, «Яз гүзәле» бәйгесен оештыручыларга, минем өчен залда һәм туры эфир аша җан аткан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Мондый югарылыктагы бәйгедә катнашып җиңү - ул бик зур горурлык. Минем девизым — үз хыялыма киң адымнар белән атларга! Бу — әле бары башы гына!».

Быелгы чарага 14 төбәктән барлыгы 360 гариза килгән булган. Шуларның 30ы финалга үтеп, алар арасыннан тагын 10 гүзәл кызыбыз суперфиналда көч сынашты. Динәбез һәр сынауны лаеклы үтеп зур җиңүгә иреште, ул шулай ук «Иң зыялы кыз» номинациясендә дә җиңү яулады. Котлыйбыз сине, Динә! Уңышларың дәвамлы булсын Яз гүзәле!

Фото: https://vk.com/phminikhanov

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев