Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Райондашлар белән бер дулкында. Кемнәр алар?

7 май – Радио көне, Балтачлылар өчен – «Кайтаваз» радиосы көне, чөнки безнең районда җирле яңалыкларны эфирдан яңгыратучы мәгълүмат чарасы ул

1895 елның 7 маенда галим Александр Попов үзе уйлап тапкан беренче радиоприемник белән таныштыра һәм бер сәгать дәвамында радиоэлемтә сеансы алып бара. Менә шуннан башлап, бөтен элемтә өлкәсе хезмәткәрләре 7 майда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә башлыйлар.

 

Шул еллардан башлап, радио-элемтә мөмкинлекләре кешеләрнең тормышын бизәп, тулыландырып яши, ул аларның сердәше һәм дусты булды һәм булачак. Күпме шатлыклы хәбәрләр китергән ул... Кызганычка каршы, моннан 84 ел элек Бөек Ватан сугышы башлануы турында да халык радио аша ишеткән. 80 ел элек, 9 май көнне Бөек Ватан сугышы тәмамлануы, Совет гаскәрләренең, илебезнең сабыр һәм көчле халкының 1418 көн дәвам иткән сугышта җиңеп чыгуы турында иң шатлыклы хәбәр дә радио аша яңгыраган.

 

Райондашларыбыз өчен дулкыннарда «Кайтаваз» радиосы дигән сүзләрне ишетү дә күңел рәхәтлеге бүләк итә. Чөнки үзебезнең Балтач радиосы бит ул. Биредә тавышы һәркем өчен таныш баш мөхәррир Гөлйөзем Маннапова, журналист Илзирә Гыймадиева һәм тавыш операторы Алмаз Миргалимов хезмәт куялар.

 

Радионың бүгенгесе, Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан нинди радиотапшырулар алып барулары турында Гөлйөзем Маннапова сөйләп үтте.

 

– Тыңлаучыларыбызны, Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Өчпочмаклы солдат хатлары» рубрикасы аша, Бөек Ватан сугышы чорыннан сакланып калган хатлар белән таныштырабыз. «Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы» музее директоры Фирая Зыятдинова белән атнаның ике тапшыруында да хатлары музейда сакланган райондашларыбызның сәламнәрен җиткерәбез.

«Әдәби дулкын»да яңа китаплар белән таныштырабыз. Быел сугыш чорындагы әдәбиятка өстенлек бирдек. Үзәк китапханә хезмәткәре Фәнзия Төхвәтуллина тыңлаучыларыбызны шул китаплар ярдәмендә сугыш елларына алып кайта. Үзебезнең архивта сакланган Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең истәлекләрен яктыртабыз, өзекләр бирәбез. Ватанпәрвәрлек рухында язылган шигырьләрне районда иҗат итүче авторларның үзләренә укытабыз. Җиңү җырларын яңгыратабыз.

Волонтерлар, махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр, солдат әниләре, хәрби хәрәкәт ветераннары белән әзерләнгән әңгәмәләрне тыңлаучылар көтеп ала. Вконтакте челтәрендәге битебездә үзләренең фикерләрен калдыралар. Хәбәрләр дулкынында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан узган чараларны яктыртып барабыз.

Үрнәк гаиләләр, авыл хуҗалыгы, мәдәният, социаль тармак, спорт, мәгариф тормышы тапшырулары да читтә калмый, алар да даими яктыртылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев