Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

“Балтач газы” хезмәткәрләре дә коррупциягә каршы көрәшкә кушылды (+фото)

Районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре, район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, хезмәт коллективлары белән очраша һәм коррупциягә каршы көрәшнең асылы хакында мәгълүматлар җиткерә.

Бүген – 6 декабрь көнне шундый чараның берсе – “Балтач газы” идарәсендә булды. Иртәнге киңәшмә вакытында Энҗе Фәритовна Гарипова җитәкчелек белән очрашып, районда уза торган коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге белән таныштырды, Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр хакында ассызыклап үтте, җаваплы хезмәткәрнең хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып ришвәт алу яки бирүнең закон бозу очрагы булуын, мондый фактлар расланганда җаваплылыкка тартылуын искәртте. Идарәнең мәгълүмати хәбәрләр тактасында урнаштырылган “Корпоратив этика Кодексы” белән танышып чыкты.


– Коррупция бүгенге җәмгыятебездәге иң кискен проблемаларның берсе. Ул тормышыбызның бик күп өлкәләренә үтеп кергән “чир”. Юкка гына Россия күләмендә ил җитәкчелеге коррупциягә каршы көрәшне беренчел бурыч итеп куймады. Шул уңайдан Президент каршында коррупциягә каршы тору советы оештырылды һәм бу юнәлештә милли план кабул ителде. Һәр төбәктә һәм шул исәптән безнең районда да бу юнәлеш буенча җитди эш бара. Район җирлегендә төрле оешма вәкилләренең һәм билгеле инде, белем бирү учреждениеләрендә дә коррупциягә каршы көрәштә бөтен җәмгыятьнең берләшүе таләп ителә. Мәсәлән, мәктәпләрдә ел саен бу темага төрледән-төрле бәйге-конкурслар үткәрелеп килә. Быел исә рәсем конкурсы буенча җиңү яулаган укучыларыбызның рәсемнәрен берләштереп, районыбыз укучыларының ярдәме белән кечкенә календарьлар чыгара алдык. Әлеге чаралар нигезендә халык дөрес карар кабул итсен, коррупциягә юл куймасын иде. Иң элек һәр кешенең үзаңын үзгәртергә кирәк. ”, дип басым ясады үз чыгышында Энҗе Гарипова. Һәм хезмәткәрләргә бүгенге көннең истәлеге итеп, районыбызда әзерләнгән календарьларны өләште.


“Балтач газы” идарәсе хезмәткәрләре коррупциягә кагылышлы анкета тутырдылар. Алар шул рәвешле бу вәзгытькә карата үз фикерләрен белдерделәр. Аларның бәяләмәләре районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшчәнлегендә алга таба чагылыш табачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция