Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтачта Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көненә әзерлек бара

Тиздән , 9 декабрьдә Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтеләчәк.

Бу уңайдан районда күп төрле чаралар үтәчәк. Әлеге датага әзерлекне мәгариф системасында инде сентябрь, октябрь аенда ук башлап җибәрделәр. Укулар башлану белән мәктәп кучылары арасында "Коррупциягә - юк!" дигән тема астында рәсем, октябрьдә шушы ук темага инша-эссе конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләрнең эшләре республикакүләм бәйгедә катнашачак. Шулай ук оешмаларда бу темага багышланган киңәшмәләр, белем йортларында класс сәгатьләре үткәреләчәк, әлеге дата уңаеннан стена газеталары эшләнәчәк.
9 декабрьә волонтерлар "Балтач районы - коррупциядән азат территория" дигән акция оештырачак, "Коррупциягә ничек каршы торырга?" дигән листовкалар, буклетлар тарату да күздә тотыла.
1 декабрь көнне өлкәннәргә һәм мөмкинлеге чикле кешеләргә, аз керемле гаиләләргә юридик ярдәм күрсәтү дә планлаштырыла.
10-11 декабрь көннәрендә инша-эссе конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар өчен "Кайтаваз" радиосы белән "Хезмәт" газетасы журналистлары пресс-конференция үткәрә. Декабрь аеның беренче ике атнасында район китапханәләрендә "Коррупциягә юк дибез!" китаплар күргәзмәсе эшләячәк.
Фото: http://www.un.org/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250