Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтачта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру Советы утырышы булды.

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы булып узды.

Анда түбәндәге көн тәртипләре каралды:
1. Балтач район прокуратурасының 2014 елда мәдәният, спорт өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеге турында.
2. Балтач муниципаль районы контроль-хисап палатасы тарафыннан "Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең" тикшерү нәтиҗәләре.
3. Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча мәдәният бүлегенең эшчәнлеге. Балтач районының мәдәният өлкәсендә бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәрнең максатчан кулланылышы (эчке муниципаль финанс контроль) турында.
4. Балтач һәм Чепья сәүдә челтәрләрендә җир һәм мөлкәт мәсьәләсе турында.
Беренче көн тәртибе буенча район прокуроры З.М. Абитов чыгыш ясады. Икенче көн тәртибе буенча контроль-хисап палатасы рәисе Р.В. Кәримов чыгышы тыңланды. Өченче көн тәртибе буенча мәдәният бүлегенең баш белгече Р.Н.Сәләхетдинова чыгыш ясады. Шулай ук финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М.Ильясовка сүз бирелде. Дүртенче көн тәртибе буенча мөлкәт һәм җир мәнәсәбәтләре палатасы рәисе Ф.Ф.Ибениев чыгыш ясады.
Кабул ителгән карарда Балтач район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт, мәдәният бүлекләренә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекне арттыру мәсьәләсе куелды. Балтач район финанс бюджет палатасына район прокуратурасы белән берлектә мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә штатлар бүленешен тикшерергә дип билгеләп үтелде. Контроль-хисап палатасына район эчке эшләр бүлеге белән берлектә районның мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә бюджеттан тыш керемнәрнең тотылышын тикшерү тәкъдим ителде. Балтач һәм Чепья сәүдә челтәрләре җитәкчеләренә үзләренең карамагындага булган җир участокларын, биналарны закон таләпләре буенча регистрация үткәрүне 2015 елның беренче яртыеллыгында төгәлләү бурычы куелды.
Фото: http://skagy.net/korrupcii

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250