Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Дәүләттә ришвәтчелек арткан саен, кануннар күбәя

21 декабрь көнне Балтач район Советыныӊ кече утырышлар залына мәктәпләрдән җыелган укучылар яшьләре, милләтләре, киенүләре, сөйләмнәре белән берсеннән-берсе нык аерылып тора иде. Әмма алар бу залга бердәм булып, җәмгыятебезнеӊ чиренә әверелгэн «ришвәтчелек» дигән мәсьәләдә үзләренеӊ фикерләрен, күзаллауларын җиткерә алучылар буларак килделәр.

Сүз коррупциягә, ришвәтчелеккә каршы көрәшү темасына инша язып, район күләмендә җиӊү яулаган укучылар турында бара. Алар белән район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗанов, район җәмәгать Советы җитәкчесе Вакыйф Зәкиев әӊгәмә кордылар, аныӊ барышында укучылар бу юнәлештә ни эшләргә сәләтле икәне дә ачыкланды.
Борынгы Рим тарихчысы Публия Корнелия Тацит әсәрендә яӊгыраган: «дәүләттә ришвәтчелек арткан саен, кануннар күбәя» әйтемен күп укучы үзләренеӊ иншаларында искә алып, шул вакыттан бирле килгән афәтнеӊ ныклы тамыр җибәргәнен искәртеп узганнар. Татар халык авыз иҗаты да бик урынлы яктыртылып, ришвәтчелекнеӊ тормыш белән үрелеп барып, җәмгыятьнеӊ үсешенә тискәре йогынты ясавын ачып биргәндә, оста файдаланылган. Язылган иншалар бүгенге көн куйган тәлапләр күз уӊаеннан караганда бик уӊышлы чыкканнар. Фикерләшү вакытында укучыларныӊ үз-үзләренә ышанычы һәм тискәре күренешләрне җиӊугә омтылышлары яхшы тәэсир калдырды.

Җиӊүчеләрнеӊ һәрберсенә мактау таныклыгы һәм Кыш бабай әзерләгән күчтәнәчләр тапшырылды.
Калган фотоларны фотогалереяда карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250