Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Экзамен һәм зачет өчен акча алганнар

Белемнәрне тикшермичә уӊай билге куяр өчен группа старостасы ике укытучыга 196 меӊ сум күләмендә җыелган акчаны тапшыра.

Яр Чаллы шәһәрендә Казан уку йортыныӊ бер филиалында экзамен һәм зачет өчен акча алучы укытучыларны ачыклаганнар. Әле бу елныӊ кышкы сессия барышында 4 январьдан 17 январь аралыгында белемнәрне тикшермичә уӊай билге куяр өчен группа старостасы ике укытучыга 196 меӊ сум күләмендә җыелган акчаны тапшыра. Студентларныӊ иктисад бүлегендә укуларын искә алсак, аларныӊ фикере буенча акчалата түләү укырга караганда отышлырак булып чыга. Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә башка группа старосталарын да тикшерү бара. Ә инде ачыкланган хәл буенча Россия Федерациясенеӊ җинаять Кодексыныӊ буенча 290 (Ришвәт бирү) һәм 291( ришвәт алу) матдәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция