Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Коррупция ул ришвәт бирү генә түгел, ә хезмәт вазыйфасыннан явызларча файдалану да (+фоторепортаж)

20 апрель көнне Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссия утырышы булып узды.

Комиссия утырышын Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Бүгенге утырышта план нигезендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль район җирлегендә гаризалар һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында, аларда коррупция фактларын өйрәнү хакында район Советы Аппараты җитәкчесе Ирек Сабиров чыгыш ясады. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак төзелешенә ярдәм итүләрен сорап язган гаризалар, мәгариф өлкәсенә караган, мәктәпләрне берләштерүгә кагылышлы язмача һәм телдән булган мөрәҗәгатьләрнең чагыштырмача күп булуы искәртелде. Гаризаларда һәм мөрәҗәгатьләрдә бер коррупция белән бәйле очрак та теркәлмәвен ассызыклады. Шулай да район башкарма комитеты һәм авыл җирлеге башлыкларына халыктан кергән мөрәҗәгать һәм гаризаларга вакытында җавап биреп барырга кирәклеген тәкъдим итте.
2. Закон кысаларында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының 2017 елның 1 кварталына хезмәт нәтиҗәләре турында Балтач муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Зифа Зарипова доклады тыңланды. Ул үз чыгышында җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, аларны сатудан кергән табышлар һәм әҗәтләр күләме, авыл җирлекләрендә халыкка бакча яки торак төзелеше алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрен арендага бирү, срогы чыкканнарны контрольгә алу мәсьәләләренә тукталды. Бюджетка бирәчәкләре булган авыл җирлекләренең исемлекләре яңгырады. Авыл җирлекләрендәге зиратларның җирен рәсмиләштерү эшен 15 майга төгәлләп тапшырырга, дип искәртте.

Районда барлыгы 1146 рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлеге барлыгы ачыкланган. Аларның күпчелеге үз территорияләреннән читтә бакча тотучылар һәм "наследство" буларак тапшырыла торган җир участоклары дип аңлатты. Шулай ук сулыкларны контрольләү, плотиналарны рәсмиләштерү, яңаларын булдыру өчен эшләр бшларга кирәклеген искәртте.

Иске мәктәп, балалар бакчалары, райпо кибетләре буенча да җитди фикерләр яңгырады. Мөмкин очракта аларны сату, начар хәлдә булганнарын учеттан алу кебек мәсьәләрне ачыкларга кирәклеге әйтелде.
Өченче көн тәртибе буенча 2016нчы елның Коррупциягә каршы үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре турында видеофильм каралды.
Ә алга таба дәвам итеп, 2016 нчы елда коррупцион факторлар буенча күтәрелгән проблемаларның чишелеше турында район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгыш ясады. 2016 нчы елда коррупцион факторлар буенча күтәрелгән проблемаларның чишелеше турында сөйләшүне күздә тотып, ул үз чыгышында районның мәгариф, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, мәдәният өлкәсендәге кимчелекләргә, җитди проблемалар китереп чыгаруга сәбәпче булган мәсьәләләрне күтәрде. Коррупциягә каршы көрәшү - ул ришвәт бирү генә түгел, ә хезмәт вазыйфасыннан явызларча файдалану да, дип белдерде. Мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырып, коррупция очраклары булырга мөкин булган оешмаларны атады.
Утырыш азагында район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан түбәндәге бурычлар йөкләнде:
Ирек Саяфовичның тәгъдимнәрен, теләкләрен ихтибарга алып авыл җирлек башлыкларына да, җитәкчеләргә дә, бүлек башлыкларына да халыктан кергән һәрбер мөрәҗәгатьне ныклап өйрәнеп вакытында үтәлешен тэәмин итәргә, контрольдә тотарга.
Зифа Радиковнаның чыгышына карата: "Дөрес, бу юнәлештә безнең эшләнеп бетәсе, үзгәртәсе җир участоклары, җыелып бетәргә тиешле аренда акчалары күп әле. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы әйтеп үткән авыл җирлек башлыкларына, бигрәктә Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитетына, Бөрбаш, Куныр, Норма, Сосна, Чепья авыл җирлекләренә җир арендасы срогы чыккан хужалыклар белән тыгыз элемтәдэ эшләргә, төзелгән йортлар булган вакытта регистрация үткәрү буенча эшне кызулатырга, яисә җир кишәрлекләрен муниципаль берәмлеккә кайтару буенча эшләргә.

Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитетына, Куныр, Чепья җирлекләренә аренда түләү әҗәтләрен кайтару өстендә Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән берлектә эшне оештырырга, тиешле кисәтү кәгазьләрне таратырга булышлык итәргә.

Җир өчен тиешле аренда түләүләрне вакытында түләмәгән юридик һәм физик затлар буенча судка мөрәҗәгать итүне район башкарма комитетының юридик бүлегенә йөкләргә. Бигрәк тә арендаторлар ООО "Балкыш", ООО "РГСН", Ахкямов Ф.Г., Заляева В.З. буенча түләнмәгән суммалар буенча кичекмәстән 15 нче майга хәтле судка мөрәҗәгать итәргә.

ОАО "Вамин Татарстан" буенча тупланган әҗәтне кайтару өчен район башкарма комитетына Управляющий компаниясенә мөрәҗәгать белән чыгарга.

Норма, Карадуган авыл җирлек башлыкларына мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән берлектә плотиналарны рәсмиләштереп бетерүне тизләтергә.

Зиратлар буенча Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитетына, Югары Субаш һәм Куныр авыл җирлек башлыкларына зиратларны кадастр учетка куюны 15 нче майга төгәлләргә.
Әлеге видеофильмнарда безнең район кимчелекләре күрсәтелмәде. Шулайда бездә кимчелекләр юк дип әйтеп булмый, күрсәтелгән мисалларны исәптә тотып хокук бозуларга юл куймыйча авыл җирлек башлыкларына да, җитәкчеләргәдә эшне камил һәм гадел итеп оештырырга кирәк. Хәзер безнең депутатлар тарафыннан үзләренең керемнәре һәм чыгымнары турында тулы мәгълүмат бирү чоры. Бүгенге көндә мәгълүматларны 168 депутатның бары 90-ы гына биргән килеш. Авыл җирлек башлыкларына депутатлардан керемнәр һәм чыгымнар турында тулы мәгълүматны алуны апрельнең 25-нән дә калмыйча төгәлләргә, дигән бурыч куелды.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250