Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Ришвәт көчен бетерергә!

Һәр көн иртән Торам мин елмаеп. Дөнья матур, рәхәт Дип шатланып. Туган илем Татар иле диеп, Иң гүзәл ил диеп, Горурланып. Тик кайчакта Төрле уйлар Килә минем башка. Борчый мине сорау - "Ришвәтчелек нигә чәчәк ата?" "Ә нәрсә соң ул? " - Дигән соравыма Бирделәр бер җавап: -Ул яманлык -...

Һәр көн иртән
Торам мин елмаеп.
Дөнья матур, рәхәт
Дип шатланып.
Туган илем
Татар иле диеп,
Иң гүзәл ил диеп,
Горурланып.
Тик кайчакта
Төрле уйлар
Килә минем башка.
Борчый мине сорау -
"Ришвәтчелек нигә чәчәк ата?"
"Ә нәрсә соң ул? " -
Дигән соравыма
Бирделәр бер җавап:
-Ул яманлык - явызлыкны
Алмаштыру намусыңа .
-Кайда? Кемнәр? - дидем,
Мин борчылып.
- Безнең илдә булмас! -
Дидем гаҗәпләнеп!
Ә җавап бер:
- Ул бит һәрбер илдә -
Үтеп керә кеше күңеленә.
Кайберәүләр яши
Эш урынын
Явызларча файдаланып,
Шулай ялкауланып,
Күпләребез алдана бит,
Шундыйларның "колы" булып,
Күрми безне беркем, диеп,
Ялгышабыз.
Гөнаһыбызны Аллаһ күрә
Менә шуны онытабыз.
Дәүләттәге законнардан
Мин эзләдем
"Ришвәтчелек белән көрәш "
Дигән юллар.
Ялгышмадым, алар бик күп
Икән дуслар!
Барысын салып бер калыпка
Килдем шундый нәтиҗәгә:
Ришвәтчелек үсә алмас
Безнең илдә,
Законнарыбыз тиешенчә
Үтәлгәндә!
Шуңа күрә киңәш итәм
Һәркемгә дә,
Кирәк чакта хаклык
Өчен көрәшергә!
Илебездә ришвәт көчен
Киметергә!
Киметергә генә түгел,
Бөтенләйгә бетерергә!
Фәйрүзә Шәрипова
Бөрбаш урта мәктәбенең
6 сыйныф укучысы.
Фото: http://0552online.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250