Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Һәркем җаваплы булырга тиеш

16 октябрь көнне Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы булып узды.

Анда түбәндәге көн тәртипләре каралды:
1.«Көнкүреш»тәге коррупцияне киметү буенча Балтач районы хәрби комиссариатында, Балтач районы эчке эшләр бүлегендә, шул исәптән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган профилактик чаралар турында.
2. Балтач муниципаль районы җирлегендә социаль программа нигезендэ чиратка кую һәм мөлкәтне бүлеп бирү тәртибе буенча корупцион хокук бозуларны кисәтү турында.
3. Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча яшьләр бүлегенең эшчәнлеге, бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәрнең мәдәният һәм спорт өлкәсендә максатчан кулланылышы (эчке муниципаль контроль) турында.
Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең кереш сүзендә, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты Дәүләт йөкләмәләрен башкару кысаларында районда һәм Республикада ел саен коррупциягә каршы эш торышы турында мониторинг уткәрелүе турында искәртеп үтте. 2014 елның беренче яртыеллыгында үткәрелгән коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре буенча Балтач районының 55% халкы безнең җирлектә коррупция күп дип саный. Сораштыруда катнашкан халыкның 25 %ы жирле үзидарә органнарының эшчәнленнән канәгать тугел.
Элеге мониторингта:
- республиканың 63% халкы коррупцион күренеш белән юл хәрәкәте иминлеген саклауга юнәлдерелгән тармакларда очраша;
- республиканың 33% халкы хәрби комиссариатта коррупцион күренешкә юлыгуын билгеләп үтә.
Бу сорашуның нәтиҗәсе безне сагайтырга тиеш, дип билгеләп үтте район башлыгы. Республика күләмендә бара торган бу юнәлештәге вәзгыятьнең әһәмиятле икәнен барыбыз да яхшы аңлый, аңлау гына түгел, коррупция очракларын булдырмау, аңа этәрә торган шартларны бетерү - бу һәркемнең эше булырга тиеш. 2014 елның беренче яртыеллыгында үткәрелгән коррупциягә каршы мониторингның тулы нәтиҗәләре белән районның официаль сайтында танышып була. Шулай ук нәтиҗәләрне район газетасы битләрендә, һәм "Кайтаваз" радиосы дулкыннарында да яктыртып үту кирәклеге әйтелде.
Коррупциягә каршы сораштыру нәтиҗәләрен исәпкә алып, шулай ук 2013нче елның 10 сентябрендә «көнкүреш» («бытовой») коррупцияне кимету буенча 2013-2014 нче елларга эш планы нигезендә Балтач район хәрби комиссариат җитәкчесе Васил Валиев доклады, Балтач район эчке эшләр бүлегендә шул исәптән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган профилактик чаралар турында Балтач районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов чыгышы тыңланды. Шулай ук Балтач район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгының әйдәп баручы белгече Залия Мударисовна Гибадуллина район җирлегендә социаль программа нигезендә чиратка кую һәм мөлкәтне бүлеп бирү тәртибе буенча корупцион хокук бозуларны кисәтү турында информация бирде. Өченче көн тәртибе буенча Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М. Ильясов, Балтач район башкарма комитетының яшьләр бүлеге баш белгече Айрат Хәйруллин чыгыш ясадылар.
Кабул ителгән карарда массакүләм мәгълүмат чараларына - район газетасы "Хезмэт"тә һәм "Кайтаваз" радиосында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмгыятьтә агарту эшләрен алып баруны, хакимияткә карата ышанычны ныгытуны үз эченә алган максатчан эшчәнлеге турында хәбәрдарлыкны тәэмин итәргә кушылды. Шулай ук Балтач район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлегенә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекне арттыру мәсьәләсе куелды. Балтач район финанс бюджет палатасы бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәрнең яшьләр политикасы һәм спорт өлкәсендә максатчан кулланылышын күзәтүне ныгытырга тиешләр дип билгеләп үтелде.
Фото http://yandex.ru/images/search?viewport=wide&text

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250