Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Явызларга тыштан гына булса да охшарга ярамый

- Әти, әти, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның кайсын туктатырга икәнен каян белә? - Кызым, алар кемнән нәрсә алып булганын белә. (Урамда ишеткән сөйләшүдән).

Очраклы ишеткән сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте. ЮХИДИ хезмәткәрләре ни өчен кемнәндер нәрсәдер ала? Аларга хезмәт хакы түләмиләрме? Бу алган әйбер ришвәт буламы? Башка һөнәр кешеләре дә шулай эшлиме? Сорауларыма җавап эзли торгач, телевизордан әледән-әле яңгыраган хәбәрләр искә төшә башлады. Түрәләрне, табибларны, югары уку йортлары укытучыларын, губернаторларны ришвәтчелектә гаепләп кулга алганнарын күргәнем бар. Халыкта да "Кул кулны юа, ике кул битне юа", "Хәйләсез дөнья файдасыз", "Коры кашык авызны ерта" кебек мәкальләр бар. Димәк, ришвәт бирү һәм алу - безнең җәмгыятьтә киң таралган проблема икән.

Нәрсә ул ришвәт? Минемчә, ришвәт - куйган максатыңа ирешү өчен кемгәдер акча яки башка төрле байлык бирү. Димәк, бу - максатка ирешүнең иң намуссыз, гаделсез юлы. Акчасыз яшәү авыр, ләкин кеше акчаны дөрес, намуслы юл белән эшләргә тиеш.

Соңгы елларда дәүләтебез коррупциягә каршы ныклап көрәшә, яңадан-яңа законнар уйлап чыгара, тик аларның кайберләре генә булыша. Бу шулкадәр тирән тамырлы проблема, бер селтәнүдә генә аның тамырын өзеп булмый. Тацит болай дигән "Дәүләттә ришвәтчелек никадәр күбрәк булса, законнар да шулкадәр күбрәк". Минемчә, коррупциягә каршы илебездә яшәүче барлык халык бердәм тотынса гына, бергәләп ришвәт бирми башласа гына, нәтиҗәле итеп көрәшеп була. Безнең арабызда ришвәтчелеккә каршы кешеләр күп, ләкин аларның бөтенесе дэ аңа каршы көрәшми, "миннән берни тормый, берәү тыпырчынганнан гына берни үзгәрми" дип уйлый. Әмма онытмыйк: тамчыдан күл җыела. Коррупциягә каршы көрәшү - ул дәүләтебезнең иминлеге, бөтенлеге өчен дә көрәшү, һәрбер гражданинга тигез мөмкинлекләр бирү, аның ихтыяҗларын да кайгырту.

Ришвәтчелеккә каршы көрәшүнең бер юлы - кешенең әхлагын үстерү дип уйлыйм. Әхлаксыз, әдәпсез, тәрбиясез кеше теләсә нинди җинаятькә - үтерү, урлау, алдау, ришвәт алуга бара. Г. Тукайның бер мәсәле искә төшә. "Бер сарык бәтие, бүре тиресе ябынып, сахрага чыга. Якында гына йөргән этләр, аны бүре дип уйлап, бугазына килеп ябышалар. Бәтинең әҗәле җитмәгән булганга, көтүчеләр аны коткара. Әмма эт тешенә эләгү уен түгел, шуннан соң бәти зәгыйфь бер сарык булып кала." Даһи Тукаебыз мондый нәтиҗә ясый: явызларга тыштан гына булса да охшарга ярамый. Ришвәтне бирмик һәм алмыйк, явызларга охшамыйк. Әгәр без намуслы булмасак, шундый булу безгә яманлык булып кире кайтачак.
Җәләлиева Зөлфия Рәис кызы.
Балтач гимназиясе,
8нче сыйныф укучысы.
Фото: davydov-index.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250