Балтач укучылары Казан Кремлендә бүләкләнде (фото)
Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
6 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге конкурслар йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләү тантанасында Балтач укучылары да катнашты.
— Хәйруллина Зилә, Таузар башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы ның 4 сыйныф укучысы (укытучысы: Галләмова С. М.),
— Федоров Ярослав, Чепья урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучы: Иванова А. А.),
— Панкова Дарья, Балтач гимназиясенең 5 сыйныф укучысы (укытучысы: Панкова Е. Ю.),
— Артемьева Дарья, Кече Лызи урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы (укытучысы: Пчельникова О. М.),
— Мәгъсүмова Иркә, Салавыч күппрофильле лицееның 3 сыйныф укучысы (укытучысы: Сәмигуллина Л. З.),
— Фәйзрахманова Зөһрә, Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучысы: Шәйхетдинова Л. Р.).
Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны республика конкурсында җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев