Балтачта коррупциягә каршы көрәш эшен тагын бер кат барлыйлар (+фото)
Бүген район советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен кооринацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Районда коррупциягә каршы көрәш буенча төзелгән комиссиянең эшчәнлеге турында рүзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин, хәрби комиссариаттан җитәкче урынбасары Рафилә Шәймәрданова чыгыш ясады.
Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне оештыру буенча "Хезмәт" газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев, "Кайтаваз" радиосы директоры Гөлйөзем Мәннапова сүз алды.
Муниципаль учреждение җитәкчеләре тарафыннан 2016 ел өчен тапшырылган керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматларны тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор Айрат Низамиев чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев