Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

«Безне генә тиргәмәсеннәр» яки коррупциягә юл еракмы?

Соңгы вакытта сөйләмебезгә, тормышыбызга үтеп кергән коррупция дигән сүзне ишетүгә, күпләребез “бүген бөтен дөньясы шуңа корылган”, “акча төртмичә”, таныш-белеш ярдәменнән башка бер нәрсәгә дә ирешеп, бер сорауны-проблеманы да хәл итеп булмый диячәк.

Бу сүзләрдә хаклык зур, телеэкраннар көн-төн шушы турыда фильмнар күрсәтеп, реаль тормыштан кискен сюжетлы фильмнарга тиң фактлар белән безне шуңа ышандырып, шуны раслап торалар. Шул ук вакытта ил күләмендә көрәш тә игълан ителде, махсус көрәш структуралары да төзелде. Нәтиҗәләр бар да кебек, юк та. Ә безнең районда хәлләр ничек? Декабрь аендагы түгәрәк өстәл сөйләшүенә без әнә шундый күпләрне борчыган теманы алдык. Сөйләшүдә район прокуроры Айрат НИЗАМИЕВ, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар УСМАНОВ, участок судьясы Авзал ХӘЙРУЛЛИН, район башлыгы ярдәмчесе, район Советы каршында оештырылган коррупциягә каршы көрәш советы рәисе урынбасары  Энҗе ГАРИПОВА һәм эшмәкәр Рафил ШӘФИГУЛЛИН катнашты.

Сөйләшүне, гадәттәгечә, баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев алып барды.

Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Районыбызда гына түгел, республикабызда да декабрь ае коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү чаралары белән башланып китә. Бу исә тагын бер кат эшләнгән эшләрне күзалларга, максатлар куярга мөмкинлек бирә. Менә без дә үткән атнада район Советында шушы юнәлештә эшләнгән эшләрне караган идек. Хәйран гына башкарылган эшләр бар. Аларны газетабызның алдагы саннарында аерым бер яктыртырбыз әле. Бүгенге сөйләшүдә турыдан-туры шушы юнәлештә эшләүче кешеләрне чакырырыга булдык.

Айрат НИЗАМИЕВ: – 9 декабрьдә Рәсәй күләмендә коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Сез әйткән нәтиҗәләргә килгәндә, 2018 елның үткән ун аенда районыбызда прокуратура тарафыннан коррупциягә каршы эшчәнлек турындагы законны 48 бозу очрагы ачыкланды, үткән ел бу сан 20 иде. Үсеш 110 процент. Әмма бу бездә коррупция үскән, Балтачта хәл критик дәрәҗәдә  дигән сүз түгел. Болар Президент бу мәсьәләгә игътибарны, таләпне арттыру сәбәпле, коррупциягә каршы алып барылган сәясәткә бәйле рәвештә килеп чыккан үсеш, ягъни тикшерү-ачыклау очраклары арту, күпсанлы профилактик чаралар нәтиҗәсендә ачыкланган кимчелекләр, кисәтүләр, коррупцияле гамәлгә әйләнүдән саклау чаралары дип тә аңларга кирәк. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча 21 представление кертелде, 3 протест белдерелде, ике эш җинаять эше кузгату өчен җибәрелде. Без ел дәвамында массакүләм мәгълүмат чараларын даими күзәтеп, анализлап барабыз, аларда басылган, үзебезгә килеп ирешкән шикаятьләр, гаризалар, үзебез ачыкланган кимчелекләр буенча тикшерүләр үткәрәбез. Кыскасы, координатор ролен үтибез. Район прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларга товарлар һәм хезмәтләр сатып алу буенча документларны даими өйрәнә. Контроль-хисап палатасы, шулай ук контроль ясаучы башка органнар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Прокуратура каршында хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашында эшче төркем төзелгән, һәр квартал саен утырышлар үткәрелә. Әгәр кыскача гына анализ ясасак, югарыда әйтеп кителгән кимчелекләр барлык өлкәләрдә дә күзәтелде, аларның кайберләре хезмәттәшлек буенча мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгуны кисәтү ягыннан эшләнеп бетмәгән эшләр. Әйтик, район эчке эшләр бүлегендә үткәрелгән тикшерүдән күренгәнчә, биредә полиция системасында хатыннары, якын туганнары эшләгән 7 очрак ачыкланды. Монда нәкъ менә югарыда әйтелгән хезмәт вазифасы буенча мәнфәгатьләр каршылыгы килеп чыгарга мөмкинлек. Аларның җидесенә дә административ чара күрелде. Бу куркыныч әйбер түгел, әмма канунда шулай каралган икән, без аны үтәргә тиеш. Җинаять җаваплылыгына килгәндә, үтеп баручы елда район буенча коррупция юнәлешендә җирле үзидарә органнарында эшләүче дүрт җитәкчегә һәм бер дәүләт учреждениесе җитәкчесенә җинаять эше кузгатылды. Шул ук вакытта прокуратура әле барлык норматив хокукый актлар һәм проектларга да коррупциягә каршы экспертиза үткәрә.

В.З.: –Без бит инде коррупция дигәч, мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, хәрби комиссариатны гына күз алдында тотабыз...

А.Н.: – Балтач районына прокурор булып килү белән мин иң элек хәрби комиссариатны тикшердем һәм яхшы мәгънәдә шаккаттым. Биредә армиягә бармыйм дигән, качып йөргән бер генә егет тә юк. Үткән чакырылышта 9 егет калды, кайсы югары уку йортында укый, кайсы кичектерелгән, кайсы сәламәтлек буенча... Һәр чакырылышта план 100 процентка үтәлә. Балалар бакчасына килгәндә, бездә Казандагы кебек зур чиратлар юк, шулай булгач, коррупциягә нигез аз.

В.З.: – Менә бу “түгәрәк”тән читтәрәк, башка оешмалар да бар бит әле. Аларда да мәнфәгатьләр каршылыгы дигән очраклар бардыр инде. Прокуратура, тикшерү органнары аларга кереп, тикшерү үткәрә аламы?

Илдар УСМАНОВ: – Дөресен генә әйткәндә, район кечкенә булгач, мондый очраклар һәр урында да бар диярлек. Туганнар, дуслар бергә эшләү, бер-берсенә булышу очраклары инде бу...

А.Н.: – Нәкъ менә шул сәбәпле бездә утырышчылар суды оеша алмыйча тора бит, анда бөтенләй туганнар булмаска тиеш. Балтач кешесенең күбесе бит Балтач районында эшли. Шул сәбәпле, прокуратурада да, хакимияттә дә туганнары эшләү гадәти әйбер, монда коррупция дип әйтеп булмый, вазифадан файдалану дип карасаң гына...

В.З.: – Эчке эшләр бүлеге тарафыннан бу уңайдан ниләр эшләнә?

И.У.: – Безнең бөтен эшчәнлек прокуратура күзәтүе-тикшерүе астында бара, без даими хисап тотабыз. 2018 елда безнең шушы юнәлештә эшләүче службада ике яшь хезмәткәр булу сәбәпле, бәлки күрсәткечләребез беркадәр кимрәктер дә. Әмма эш ел әйләнәсе барды, һәр эш бик күп төрле запрослар ясау, катлаулы процедуралар аша бара, исбатлау (доказательная) базалары туплау бик четерекле, тик барыбер егетләребез тырыша, өйрәнә. Әмма кайсы гына өлкәне тикшерә башласаң да, безнең районда закон бозуларны табу бик авыр, аларны юк дип тә булмый, әмма шул ук вакытта аларны һич кенә дә җинаять эше белән бутарга ярамый, алар икесе ике нәрсә. Әйткәнемчә, закон бозулар шактый, әмма, шөкер, җинаять, авыр җинаять дип аталырлык закон бозулар юк дәрәҗәсендә. Булган очракта да без аерым фактларны, кешеләрне шул җинаять өстендә тотып, бөтенесен кире какмаслык итеп ачыклап, дәлилләп бетергәч кенә коррупция дип бәяләргә тиешле. Бу бик четерекле әйберләр. Егетләребез тәҗрибә туплый, чит районнарга барып та өйрәнеп кайтты, бүген алып бара торган тикшерүләребез бар.

В.З: – Бүген без бу сөйләшүгә эшмәкәр Рафил Шәфигуллинны махсус чакырдык. Гадәттә бит, шушы юнәлештә эш башлаганда, эшләгәндә махсус оештырылган каршылыклар, коррупция белән еш очрашалар дип беләбез. Сезнең мондый каршылыкларга очраганыгыз бармы? Ниндидер вазифаи затларга мөрәҗәгать иткәндә, сездән акча яки башка нәрсәләр сорау ише әйберләр булмадымы? Башкалардан ишеткәнегез юкмы?

Рафил ШӘФИГУЛЛИН: – Авыл җирендә бит инде бөтен кеше бер-берсен әйбәт белә. Шунлыктан мондый әйберләр булган очракта алар халыкка бик тиз таралыр иде. Минем үземнең, шөкер, моңа кадәр андый ясалма каршылыклар да күргәнем юк, акча сораучылар да булмады. Кешедә шундый фикер бар: ул әле мәсьәләнең асылына төшенеп бетми, әйтик, эшмәкәрләр тендорда катнашырга тели, әмма документны яхшылап өйрәнми, әй, мин монда керә алмыйм, аларның үз кешеләре бар инде дип, уйлый да, кул селти. Мин әйтәм: “Ә сез башта кереп карагыз, тәвәккәлләп карагыз”. Кереп караса, бәлки җиңгән дә булыр иде. Ә ул нәрсәдер эшләп тә карамаган килеш, башкаларга да негатив мәгълүмат бирә. Күпләрдә белем дә җитми. Нигәдер бездә менә шундый барысы да сатып алынган дигән фикер яши. Бардыр, андый очраклар да бардыр. Әмма кечкенә районда мондый хәлләр шулай ук көне-сәгате белән таралачак. Иң төп гаеп нечкәлекләрне белеп бетермәүдә. Проблема коррупциядә түгел, проблема үзебезнең продукцияне дөрес сата белмәүдә, сатуны үстерергә, маркетинг базарын өйрәнергә кирәк. Ә бездә аның белән шөгыльләнмиләр, кул селтәп, бу, теге гаепле дип йөриләр. Теләгән кешегә дәүләт ярдәмнәренең дә файдасы зур бит. Мин үзем җир җитмәү сәбәпле генә чын проблема бар дип саныйм, анысы да махсус оештырылган каршылык димәс идем.

В.З.: – Суд органнары бу юнәлештә нинди эшчәнлек алып бара?

Авзал ХӘЙРУЛЛИН: – Суд бит инде ул контроль ясаучы да, тикшерүче дә орган түгел. Ул җәза бирүче, хөкем чыгаручы орган. Бәхәс бар икән, судка мөрәҗәгать итәләр һәм суд карар чыгара. Безгә бу юнәлеш буенча эш күп керә димәс идем, аның үзенең махсус критерийлары бар, шуңа күрә суд инде ул ахыргы инстанция. Бу кешенең гамәлләре тикшерүче органнар тарафыннан коррупция юнәлешендә канун бозу дип бәяләнгән очракта гына ул материаллар безгә җибәрелә. Судка барып җиткән икән, мондый “эш”ләр халыкка билгеле була. Судның үзенең эчендә дә коррупциягә каршы көрәш дигән инструкция бар, хатлар килә, без дә читтә калмыйбыз. Монда шунысы да бар: кемдер әйтә икән, шунда бардым, шуның кадәр акча бирдем дә, шул арада эшләп бирделәр дип, халык бездә әнә шул фикергә ышана. Конкрет сөйләгән кешегә бу турыда әйдә, язып бир әле дисең икән, ул имеш-мимеш, ишеткән сүз генә булып чыга. Менә шушы “чылбыр” әйбәт эшли. Монда шунысын истә тоту кирәк: мондый ялган мәгълүмат таратылган очракта, яла ягылган кеше, җитәкче, хезмәткәрме ул, судка мөрәҗәгать итә ала. Инде бу очракта закон каршында җавап тотарга туры килә.

В.З.: – Социаль челтәрләр актив булуы белән коррупциягә каршы көрәшне “селкетеп” кенә торалар. Дөресме ул,  дөрес түгелме, гайбәтме – сүзне тарата бирәләр...

А.Н.: – Безнең Балтач районында шундый бер тенденция бар: килгәч тә мин аңа бик аптырадым. Үземә шундый хәл белән очрашырга туры килде. Миңа, мәсәлән, бер кеше шикаять белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм аңа закон буенча булышасың, әйтик, җир мәсьәләсендә.
Бездә менә шуннан соң сүз китә инде: “Әһә, прокурор булышыр өчен нидер алган”. Һәм бу сүз берәүдән-берәүгә йөри-йөри шулкадәр кабара, тәгәрәткән кар өеме кебек зурая. Азакта тиешле ярдәмне күрсәткән өчен дә гаепсездән-гаепле каласың, чөнки арада миңа булышмады дип үпкәләгән кешеләр табыла. Әйтик, аның очрагында закон аның яклы түгел һәм, бик булышырга теләсәң дә, аңа булыша алмыйсың. “Мин бирмәгәч, булышасы килмәде”, – дип сөйли инде ул. Социаль челтәрләрдә менә шул нисбәттән безне, хокук саклау органнарын, хакимиятне тиргәүләр,  дөрес булмаган мәгълүматлар тарату китә инде.

И.У.: – Бу табигый әйбердер инде. Бөтен кешегә булышып та, ошап бетеп тә булмый. Үпкәләгәннәр һәр өлкәдә, һәр системада бар.

В.З.: – Социаль челтәрләрдә яла ягулар еш күзәтелә, мондый очракларда нишләп була?

И.У.: – Без анда чыккан шикаятьләрне квартал саен анализлыйбыз. Мониторинг ел әйләнәсе бара.

А.Н.: – Аларның күбесе аноним, шул сәбәпле, без аларга рәсми җавап бирмибез генә. Тиеш түгел. Мәгълүматны үзебезгә алабыз, тикшерәбез, өйрәнәбез, махсус бүлекләргә җибәрәбез. Кирәк булганда, бүгенге техник мөмкинлекләр, аноним булса да, адресатны эзләп табарга мөмкинлек бирә. Моны да онытырга ярамый. Күбесе уйдырма, күңелдәге хис-кичерешләр, фактлар түгел.

И.У.: – Алардан аңлатма ала башласаң, бик тиз генә сүзләреннән баш та тарталар әле, мин алай дип әйтмәдем диләр. Әгәр мондый очракларда каршы як судка кадәр барып җитә икән, билгеле, бу әйберләрнең төбенә төшәчәкләр, әйтелгән сүзләр өчен җавап тотарга туры киләчәк. Әй, социаль челтәрдә нәрсә язсам да ярый дип җиңел генә карарга ярамый.

А.Х.: – Аларда, дөрестән дә, халыкның башын бутый торган мәгълүмат бик күп. Әле анда кодекслардан бер-ике маддә дә кертеп җибәрәләр... һәм кеше ышана инде. Үзара салым буенча халыкны бик бутадылар. Безгә киләләр, без аңлатабыз: бу административ хокук бозу да түгел, җаваплылыкка тарту да түгел, ә референдум нәтиҗәсен үтәтү генә дибез. Референдум үткән дип табылган икән, аны үтәү мәҗбүри. Безгә сез хаклы түгел дип әнә шунда язылганнарны кәгазь битенә чыгартып, күтәреп киләләр инде.

И.У.: – Кайсы гына җәмгыятьне, төркемне алсак та, анда гомер-гомергә әнә шундый, гади тел белән әйтсәк, “кирегә сукалаучы”, тискәре фикерне әйтеп, тудырып торучы кешеләр булган. Бер яктан, халык өчен эшләнгән эшләргә дә тискәре фикер әйтүче кеше, матурны да ямьсез дип әйтүче гаҗәп кебек. Әмма икенче яктан караганда, мондый кешеләрнең булуы безне хаталанмыйча, элекке ялгышларны кабатламыйча, акыл белән, уйлап эшләргә өйрәтә бит. Кануннарны бозмаска, аны бөтен нечкәлекләре белән үтәргә этәргеч бирә. Без ул кимчелекләрне төзәтеп, бәйләнә алмаслык итеп эшләргә тырышабыз. Бу яктан файдасы зур.

В.З.: – Соңгы елларда мәктәпләрдә әти-әниләрдән акча җыю бетте, әмма хәзер әти- әниләр комитеты аша җыялар, диеп зарланучылар бар.

А.Н: – Без ул мәгълүматны берничә тапкыр тикшереп карадык. Әти-әниләр комитетлары аша, ирекле тәртиптә мондый акча җыю очраклары бар. Монда зур суммалар дип әйтә торган түгел. Килешүләре дә бар, квитанцияләр дә бирелә, ул балаларга ниндидер өстәмә уңайлык тудыру өчен, әйтик, уку елы башланыр алдыннан сыйныф идәнен буяр өчен буяу алу ише зур булмаган суммаларда җыйнала. Без аны, әйткәнемчә, тикшереп торабыз. Монда сүз ниндидер: “Менә директор бу акчаларны үз кесәсенә салган!” – дигән күләмнәр турында бармый. Әле без мәктәп яны участокларында үстерелгән уңышны да сатмыйлармы, тиешенчә кулланалармы дип тә тикшерәбез.

В.З.: – Энҗе Фәритовна, район Советы каршындагы махсус комиссия  җитәкчесе урынбасары буларак, үзегезнең эшчәнлек белән таныштырып китегез әле.

Энҗе ГАРИПОВА: – Безнең өчен бу ел бик авыр ел булды. Күп кенә четерекле мәсьәләләр дә каралды. Үзебезгә зур сигнал дип кабул иттек, хәйран гына профилактик эшләр дә эшләдек. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә аңлату эшләре алып  бардык, укулар оештырдык, хәтта халык белән очрашканда, сөйләшкәндә нинди терминнарны кулланырга ярый-ярамыйга кадәр аңлатылды. Ягъни хезмәткәрләрнең үз- үзен тотышы әйләнә-тирәдәгеләргә ришвәт бирергә вәгъдә итү яки ришвәт бирергә тәкъдим итү үтенече кебек аңлашылмаслык булырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, муниципаль хезмәткәрләр, әлеге вазифаны башкаручылар гел контрольдә, иләк өстендә инде алар. Ел саен үзләренең керемнәре-чыгымнары турында мәгълүмат бирәләр. Башка еллардан аермалы буларак, быел муниципаль  хезмәткәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, сайланып куелган вазифаи затлар барысы да керем-чыгымнары турында белешмәне Президент аппаратына бирде, безнең дә контрольдә тора. Монда шунысын да әйтәсем килә: халык бу коррупциягә бәйле хокук бозуларны бездән генә күрмәсен иде, бар кешенең дә үзеннән тора. Һәр кеше үзен намуслы итеп тоткан чакта гына бу проблема булмаячак. Быел 74 оешмада барлыгы 1949 хезмәткәр арасында конкрет килешү төзетелде, конкрет җаваплылык, бурычлар билгеләнде. Бу да шушы уңайдан җаваплылыкны арттыру өчен эшләнелде.

А.Н.: – Гафу итегез, бүлдерәм. Без үткән ел тикшергәндә, муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең керемнәре турындагы белешмәләрнең сиксәнендә кимчелек-хата табылган иде. Кемдер Казандагы фатирын, кемдер пай җирен, кемдер больничный акчаларын күрсәтмәгән иде. Бер караганда алар зур кимчелекләр дә түгел, әмма алар булмаска тиеш. Безгә махсус инструкция бирелгән, алар нинди булырга тиеш, без шуның нигезендә тикшерәбез, сезнең хезмәткәрләр дә аны белергә һәм үтәргә тиеш. Аларны тикшерү безнең бурыч та түгел, аны кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белергә, әнә шул инструкция буенча таләп итәргә тиеш. Без моны эшләп күрсәтү, өйрәтү максатыннан эшләгән идек. Быел бу уңайдан  үзгәреш бармы?

Э.Г.: – Быел бермә-бер кимеде, әлеге тикшерү-өйрәтүләрнең файдасы булды дип уйлыйм. Без кимчелек табылган кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартабыз. Быел муниципаль хезмәткәрләр буенча мондый закон бозулар булмады, без аны комиссиядә карадык инде, ә менә муниципаль учреждение җитәкчеләре арасында булды, аларның барысына да штрафлар салынды. Фикеремне “Ышаныч тартмалары”, “Ышаныч телефоннары” турындагы мәгълүмат белән тәмамлыйсым килә. Әгәр сезгә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен хезмәт вазифаларыннан файдалану, хөкүмәт акчасын үзләштерү, ришвәт бирү, ришвәт алу очраклары билгеле булса, “Ышаныч тартма”ларына язып сала аласыз. Алар район башкарма комитет бинасында, 1 катта; үзәк хастаханә һәм “Универмаг” сәүдә үзәге биналарында урнаштырылган. Шулай ук район җирлегендә эшләп килүче “Ышаныч телефон”нарына да шалтыратырга була: 2-62-44 – район прокуроры А.Ш.Низамиев; 2-53-42, 2-43-46 – РФ Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге; 2-44-76, 89872618547 – район башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова.

Сөйләшүне Гөлсинә ЯРУЛЛИНА язып алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәк өстәл