Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Яшь буын фикерли...

«Ришвәткә — ЮК!» дип әйтергә өйрәник

Бервакыт шундый сүз ишеттем: " Конверт биреп табибларны узындыралар да, аннан акча өмет итәләр, карамыйлар, дип йөриләр«, дигән.

— Нәрсә ул конверт? Нинди акча ул? — бу хакта әниемнән сорарга булдым. Ә ул минем җавап бирергә иренми:

— Конверт ул — бу очракта ришвәт! — ди кыскача гына. — Беләсеңме ришвәтнең ни икәнлеген? 

— Беләм, — мин әйтәм. — Ришвәт ул законсыз рәвештә акча бирү, акча алу.

Әни ришвәтнең кайсы өлкәләрдә булу ихтималын сөйләде, аның закон тарафыннан тыелуын, начар гадәт икәнлеген аңлатты.

Ришвәт алу бар икән, һәм бирү бар икән, — икесе дә закон бозуга керә. Билгеле бер суммадан артып киткән ришвәт булса, җинаять җаваплылыгына да тартыласың.

Газет-журналларда, интернет челтәрләрендә ришвәтчелек турында язылган язмаларга туктала башладым. Әле күптән түгел генә танылган медицина уку йорты җитәкчесе ришвәт алуда гаепләнеп, тимер рәшәткә артына ябылды, әле дә тикшерү эшләре бара. Бик озакка бара торган, куркыныч, бөтен тормышыңның астын-өскә китерә торган процесс. Фәлән өлкәдә бер полицейскийның өеннән фәлән миллион акча тапканнар, фәлән хәрбинең идәндәге келәм астыннан миллиардлаган яшерен акчалары чыккан, алар кулга алынган, акчалары да, милке дә конфискацияләнгән. Һәм менә мин уйлыйм инде — дөньяда иң кадерле әйбер нәрсә? Дөрес, сәламәтлек, ә мин аның янына тынычлыкны-иминлекне дә куяр идем. Тынычлыгың булмаса, сәламәтлегең дә бетәргә мөмкин. Ә менә ник шул тынычлыкларын бозып, сәламәтлекләрен бетереп шушы яман юлларга бара микән адәм баласы? Ул акчаны бирмичә дә, алмыйча да була торгандыр бит?!

Бу нияттән үземнән зур абый-апалар белән дә сөйләшеп алдым, — нигә ришвәт бирәләр, нигә алалар? — дим.

Гомәр абый, аңа 60 яшь, болай ди:

— Мәсәлән, кеше җир сорап килә, өй саласы килә. Ә аңа «җир юк», диләр. Бер ай, бер ел көтәсең дә, аннан акча тәкъдим итеп карыйсың. Барыбер акча көтә инде алар. Акча төрткәч, җир дә барлыкка килә. Дәүләт милкенә кагылырга ярамаганлыгын белә торып эшли, моның өчен аңа үзенә аерым маддә каралган бит. 

— Сез ришвәт турындагы законнарны беләсез?! 

— Элек белми идек, хәзер беләбез, — ди Гомәр абый. — Гел әйтеп, күрсәтеп, сөйләп торалар бит ришвәтчелек турында. 

Наилә апага мөрәҗәгать иттем.

— Менә мин шундый җирдә эшлим, — ди ул. — Миңа гел конфетлар, чәйләр бирәләр, кыс-касы, бүләк итәләр. Кирәкми, бирмәгез, миңа хезмәтем өчен акча түлиләр дим, юк, барыбер, кыстый-кыстый бирәләр, алырга мәҗбүр итәләр һәм шуңа куана-куана чыгып та китәләр.

Куана-куана дигәне тагын да кызык тоелды, тәрбиянең җитмәвеме, әллә шулай тәрбияләнү инде бу, моны ничек кабул итәргә дә белмәссең... 
Ришвәт турында акыллы фикерләр белән дә кызыксынып алдым. Э. Севрус дигән акыл иясе «Ни-нәрсәгә дә булса торган кешене сатып алуы кыен», дигән. Дөрес бит, нигә намусыңны пычратырга, горур рәвештә сакларга кирәк аны. «Уң кулың сул кулыңның ни эшләгәнен белмәсә, ришвәт белән көрәшеп тә торасы юк», ди Нейах дигән фикер белгече. Монысы миңа бигрәк тә ошады, шәп әйтелгән.

Намус — безнең һәрберебез өчен баш хөкемдар. Нинди генә адымга барырга җыенсак та, намусыбызга колак салыйк, ә ул йөрәк белән бәйле, йөрәк кушканча, күңел сизгәнчә эшлик, шулчакта гына без ришвәт кебек кыңгыр эшләрдән коры чыга алачакбыз. Актив гражданлык позициясе алып барыйк — сиңа акча, я башка матди байлыклар тәкъдим итсәләр дә, юк, дип әйтергә өйрәник. Ришвәткә — юк!!! Бетте-китте. Намусыңа тап төшермә.

Иркә Шакирова,
Балтач гимназиясе укучысы,

«Беренчеләр хәрәкәте» активисты

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвәтчелек