Хезмәт

Кәҗә талга, комсыз малга туймас

“Әби, борчылма, миңа “ат башыдай алтын бирсәләр дә, хәрәм мал кирәкми”...

Мәкаль, әйтемнәрнең ришвәтчелек белән нинди бәйләнеше бар? Әллә юкмы? Халык авыз иҗаты әсәрләре – халкыбызның җәүһәрләре, “тутыкмас вә күгәрмәс көзгеседер”. “Ришвәт” дигән пычрак, ямьсез сүз белән шул асылташларның уртаклыгы булырмыни?

“Татар халык мәкальләре” китабын актара, барлый торгач, кызык булып китте. Бар икән бит. Тикмәгә генә мәкальне “борынгылар сүзе”, “аталар сүзе”, “картлар сүзе” дип йөртмиләр. Мәкаль үзе бик кечкенә күләмле булса да, күпьяклы, үзенчәлекле һәм хикмәтле нәрсә шул ул. Халык авыз иҗаты әсәрләре борынгы чорлардан ук килә. Шунысы гына җанны өшетә: ришвәт дигән явыз корткыч шул чорлардан бирле килә микәнни? Димәк, өлкәннәр юкка гына “ришвәт бездә чәчәк ата” дип сөйләмиләр икән. Гөлме икән ул? Әллә агач микән? Я булмаса, куакмы? Гөл булса да, агач, куак булса да, мин аны кап-кара чәчәкле, карайган яфраклы итеп күз алдына китерәм. Яндырасы, көйдерәсе иде аны. Тамырына балта чабасы иде. Халкым күп гасырлардан бирле ришвәтне, малга табынуны хурлыкка санаган. Шул хакта халык иҗаты әсәрләре уйлап чыгарган. Шагыйрьләр шигырьләр язган, җырчылар җырларын багышлаган, сәясәтчеләр нотыклар тоткан, язучылар әсәрләр иҗат иткән. Шулай итеп, әдәбиятыбыз да закон сагына баскан.

“Файда белән зарар бер арбада йөри”,- дип әйтергә ярата минем әби. Бу мәкальдә сүз җиңел юл белән кергән табыш, файда турында. Килешәм. Файда алам, табыш китерәм дип, начар гамәл кыласың икән, артыннан ук зыяны да килә. Күп кенә мәкальләр турыдан-туры әйтелгән мәгънәне генә белдермиләр. Укыгач яки ишеткәч тә, бу мәкаль нинди дә булса фикерне яклап киңәш бирә дип уйлыйсың. Ә ул аны сиңа мыскыллы рәвештә әйтеп, киресенчә, аңларга кирәклеген үз сизгерлегеңә тапшырган булып чыга.

“Кәҗә талга туймас, комсыз малга туймас”, ди халык. Үз хезмәт урыннары, үз постлары, дәрәҗәләре белән табыш артыннан куучылар бездә аз түгел. Алдыйлар, ришвәт алып, кемнәрнедер укырга кертә, эшкә урнаштыра. Машина йөртү таныклыгы сатып бирә. Иң куркынычы: авырулар белән акча эшләүче табиблар бар. Ришвәт теләсә кемне юлдан яздырырга сәләтле. Алучысын, бирүчесен дә. Михнәтсез тапкан мал исәпсез җиңел китәр, ди халкым. Ришвәт алучы болар хакында уйлап тормый, әлбәттә. Аңа бүгенгесе кадерле. Татар халкы: “Акчага сат, акчага сатылма”, дип әйтергә ярата. “Акчаны зурлыйм дип үзеңне хурлама”, дип тә өстәп куя.

Әбием заманында китапханәче булып эшләгән. Әллә нинди кызыклы гыйбарәләр чыга аның авызыннан. Бүген дә кызык өчен генә: “Әби, ришвәт белән бәйле мәкаль, әйтемнәр белмисеңме?” дип соравым булды, берничәне әйтеп тә салды. “Ишек йөрткән тупсадыр, эшне йөрткән акчадыр,” диде уйлап та тормыйча. Мин аптырап калгач, аңлатып та бирде: “Фәләннең малае эшкә урнаша алмый йөргән иде. Җаен тапканнар бит. Кемгәдер акча сузганнар да, эшле булган. Кызым, “хәрәм акча кесә тишә”. Әнә, беркөнге гәҗиттә бер югары уку йортының ректорын ришвәт алуда гаепләп язганнар иде. Кыңгыр эшен сизгәннәр бит, “кесәсе тишелгән”. Хәзер инде кергән малын кесәсеннән артыгы белән коячаклар. Әнә шулай, “үкереп килгән дәүләт кычкырып китеп тә барыр”. Сез андый булмагыз инде, балалар, алмагыз да, бирмәгез дә ул ришвәт дигән нәрсәне”, ди  әби. Мин дә аптырап тормадым. Татар халык мәкальләренә мөрәҗәгать иттем дә, әбигә: “Әби, борчылма, миңа “ат башыдай алтын бирсәләр дә, хәрәм мал кирәкми”, дидем.

Чиста, матур, дөрес илдә яшисе килә. Күңелләрдә “барысын да сатып алырга мөмкин” дигән төшенчә ныгымасын. “Дөрес” табибларда дәвала­насы, “дөрес”юл белән машина йөртү таныклыгы алган шоферларның машиналарына утырып йөрисе, намуслы юл белән эшкә урнашасы, халкыма чын күңелдән хезмәт итәсе килә. Алда безне матур һәм гадел кешелек җәмгыяте көтсен иде. Беләм, болар – бик олы фикерләр. Матур, тыныч, сәламәт булып, артык малга табынмыйча яшисе килә. Минемчә, шушы сыйфатлар гына адәм баласына бәхет китерә. Мин ышанам: киләчәк буын намуслы, хак илдә бәхеткә төренеп тормыш итәр. Бүген илемдә юристларның, прокуратура вәкилләренең генә түгел, төрле хезмәт иясе кешеләренең дә ришвәтчелеккә каршы көрәшүенә ышанасы килә. Халык авыз иҗаты әсәрләре – хикмәтле гыйбарәләр дә закон сагында бит.

Нәргизә НӘКЫЙПОВА

Түнтәр урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: