Хезмәт

Ришвәт наданны «белемле» итә

Хәзерге заманда теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен кемгәдер акча төртергә мәҗбүр ителмәгән кешене табуы кыендыр, мөгаен.

Хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып, ришвәт бирү, алу, вәкаләтләрдән явыз ният белән файдалану, кызыктырып сатып алу яки физик затның үз файдасы өчен законга каршы килеп акча, кыйммәтле һәм башка мөлкәтләрне кулга төшерү яки өченче затларны да моңа җәлеп итү, шулай ук юридик һәм башка затлар исеменнән законга каршы булган шундый башка гамәлләр кылуны  ришвәтчелек дип атыйлар.

Көнкүреш мәсьләләрен хәл иткәндә вак-төяк ришвәт бирү күпчелек кешеләр өчен гадәти хәл. Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше бернинди закон да бозмый, бары тик аны алучы гына гаепле дип уйлый идем мин. Әмма Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексы ришвәт бирүчеләргә карата да, ришвәт алучыларга карата да җәза бирүне карый икән.

Коррупциягә каршы көрәш, аны бетерү безнең үзебездән тора, дип уйлыйм. Мин быел 10 сыйныфта укыйм. Үз белемем белән укырга керүне максат итеп куеп, тырышып укыйм. Чөнки ничәдер йөз мең акча “төртеп” яки дуслык аша укырга керергә минем әти-әниемнең хезмәт хаклары “рөхсәт итми”. Кемнәрдер банклардан кредит алып, балаларын укырга урнаштыра. Тик минем әти-әни өстенә андый “йөк” атасым килми.

Хәзерге заманда теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен кемгәдер акча төртергә мәҗбүр ителмәгән кешене табуы кыендыр, мөгаен. Шунысы куанычлы: Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хезмәт урыныннан файдаланып җинаять кылучыларны ачыклап торалар. Алайса безнең кебек гади халык арасында шундый фикер яши: имеш, җитәкчеләр белән полиция хезмәткәрләренә бернинди дә закон юк. Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләгән кешеләргә дә мәхкәмә каршында җавап тотарга туры килә. Алар арасында хокук саклау органнарыннан да хезмәткәрләр бар. Белгечләр  әйтүенчә, коррупция белән бәйле җинаятьләрне ачу үтә дә катлаулы, вакыт таләп итә торган эш икән.

Ришвәт бүгенге көндә безнең илдә гадәти күренешкә әйләнде: “диплом өләшеп” наданны “белемле” итә, конверт “сөйләшеп”, егетләрне армиядән алып кала. Шулай ук шәһәргә барып шифаханә, сырхауханәдә дәваланасы килсә дә, булмаган авыртуларны күпертеп, группа аласы булса да – авыл кешесе кара төнгә кадәр эшләп, кемгәдер «төртер өчен» акча туплый. Ә кемнәрдер исә шул ук юнәлештәге эшләр өчен таныш-белешләрен аякка бастыра. Ул да кирәкле суммасын барлый тора. Кайбер табибларны акча алырга шулкадәр ияләндереп бетердек ки, алар хәтта бушлай хезмәт тә күрсәтми. Ә бит элек мондый хәлләргә юл куелмаган. Бүгенге көндә “сатып алынган” дипломнар нәтиҗәсендә килеп чыккан күңелсезлекләр шактый күп. Кайбер кешеләр авызыннан: “Ичмасам, укытучы белән табибларны акча төртеп укытмасыннар иде. Берсе кеше сәламәтлеге, икенчесе бала киләчәге сагында торучылар бит” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә инженерлар, башка профессия вәкилләре сатып алынган белем белән йөрсә дә ярыймыни? Миңа калса, тормышта үз урыныңны акча белән түгел, ә белемеңә таянып алсаң, күпкә отышлырак булыр иде. Һәркем уйланып, үзенә нәтиҗә ясасын иде. Ришвәтчелеккә юл куймау безнең үзебездән тора.

Айназ Фәйзрахманов,

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 10 сыйныф укучысы

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: