Хезмәт

"Ришвәтчелеккә без "Юк!" дибез" (Сочинение-эссе)

"Коррупция коррозиягә тиң. Тутык металлны ничек ашаса, коррупция дә дәүләт аппаратын, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката" А.И. Кирпичников. Җәмгыять дәресе бара. Укытучы дәрестә ришвәтчелек темасын аңлата. Барыбыз да кызыксынып укытучы сөйләгәнен тыңлыйбыз.

Дәрес беткәч тә, әлеге тема турында мин озак уйлап йөрдем. Кечкенәдән әти-әниләр, укытучылар гадел, намуслы, ярдәмчел бул, кеше әйберенә тимә, дип үстерделәр. Ә кайдан килгән соң ул кешеләргә тискәре гадәтләр... Әлеге тема миндә кызыксыну уятты. Аның турында күбрәк беләргә теләдем. Ришвәт... Каян килеп чыккан сүз бу? Бик куркыныч мәгънәне үзенә сыйдыра түгелме соң бу? Ришвәтчелек кайчан, ничек барлыкка килде соң? Минем бу куркыныч күренеш белән очрашканым бармы? Бер-бер артлы башыма килгән сорауларга җавап эзли башладым. Ә икенче бер "мин": "Юк! Юк! Эзләмә! Юк ул!" - дия сыман.
Уйлап карасаң... Тормышыбызда бик күп, күп кенә дә түгел, ә адым саен икән ул. Мәсәлән, хастаханәдә, юлда, югары уку йортларында һәм башка җирләрдә очрашырга туры килә әлеге проблема белән... Авырулар үз чиратларын көтә торып та, тиешле вакытта табиб янына керә алмыйлар, ә башка кешеләр бернигә карамыйча, бәреп кереп китә... Бераз "күчтәнәчең" булса, бар да җайлана, диләр. Юл кагыйдәләрен бозган очракта да, килеп чыккан каршылыкларны ЮХИДИ хезмәткәре белән тиз генә килешмәкче булалар, яңадан, берни булмагандай алга кузгалалар. Бу күренешләрдән соң, мин төшенчәнең мәгънәсен аңладым. Ришвәтчелек ул - бар дөньяның акчага корылуы, акчага сатылуы. Зур күләмдәге акча өчен, кеше хәтта үз якынын корбан итәргә, үз-үзен сатарга да әзер, ни кызганыч! Аларның уйлары шуның белән генә бәйле, шулай көн күреп яши бирәләр.

"Коррупция коррозиягә тиң. Тутык металлны ничек ашаса, коррупция до дәүләт аппаратын, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката" дип яза А.И. Кирпичников. Бик дөрес әйтелгән сүзләр, мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Коррупция җәмгыять өчен бик куркыныч социаль күренеш, чөнки ул җәмгыять тормышының барлык тармакларына да: икътисадка, социаль тармакка, сәясәткә йогынты ясый.
Коррупция, ришвәтчелек - хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе. Өлкәннәр әйтүенчә, ришвәтчеләрне врачлар, ВУЗ укытучылары, юл инспекторлары арасында очратырга мөмкин. Ә иң куркынычы: үзләре закон сагында торырга тиешле полиция хезмәткәрләре, судьялар , иң беренче чиратта халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешле түрәләр арасында да "кесәгә акча салучылар" аз түгел. Ришвәт ул - ниндидер проблеманы уңай хәл итү, яки ниндидер мәсьәләне тизрәк чишү өчен кемнедер сатып алу. Ришвәт күләме буенча, кемгә һәм нинди мәсьәләне хәл итүенә карап төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, кемдер баласын армиядән алып калу өчен, кемдер улын абруйлы уку йортына кертү өчен, ә кемдер кызын яхшы эшкә урнаштыру өчен ришвәт бирсә, кемдер ришвәт биреп кылган законсыз гамәле өчен җаваплылыктан качмакчы була. Ришвәт шулай ук дәүләт акчаларын законсыз үзләштерү өчен дә бирелә. Ләкин коррупция ул ришвәтчелек чикләрендә генә карала алмый. Ришвәтчелек белән бергә ул төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең үз хезмәт урыннарыннан шәхси баю өчен явыз максатларда аңлы рәгештә файдалануда, дәүләт милкен законсыз үзләштерүдә дә чагыла. Шуның белән ул барыннан да бигрәк идарә аппаратына зыян китерә, дәүләт хакимиятен тарката. Коррупция барлыкка китерә торган тискәре күренешләр җәмгыятьнең үсешен генә тоткарлап калмый, илнең милли иминлегенә дә җитди куркыныч тудыра.
Чыннан да, бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе нидә соң?! Иманын, намусын югалткан кешеләр рәхәтрәк яшәмиме соң? Аларны бер ни дә борчымый түгелме соң? Ә киләчәк кем кулына калыр? Талап җыелган рәнҗешле - күз яшьле байлыкка кызыгып намус, вөждан сату да берни түгел... Кем гаепле?

Без кемне гаепли алабыз. Беренче чиратта, без ришвәт алучыны гаеплибез. Әлбәттә, берсүзсез, ул гаепле. Ә бит таякның икенче башы да бар. Ришвәт бирүчедә дә гаеп юкмыни? Бар! Кеше һәрвакыт яшәү өчен җиңелрәк юл эзли. Үзенең туган проблемаларын тиз генә чишәсе килә. Бу вакытта аңа гаделлек, намуслылык төшенчәләре башына да килми. Кая ул? Аңа бар кешегә караганда да күбрәк, тизрәк кирәк. Кемгәдер акча сузып, кемгәдер кыйммәтле бүләкләр тәкъдим итеп югарыга үрмәли. Менә бит, ришвәт нинди көчле нәрсә булып чыга. Законнарны, яшәү кануннарын җимереп, законсызлыкка, җинаятькә юл ача.
Ришвәтчелек турында телевизорда да күпме тапшырулар бара, газета-журналларда күпме язмалар иҗат ителә, законнар чыга, күпме кешеләр ришвәт алуда гаепләнеп, кулга алыналар. Юк, бу эшне кәсепкә алган кеше ансыз яши алмый. Чөнки аның ришвәттән күзе-башы тонган, аңы томаланган. Ул һаман шул юл белән бара. Андый кешеләр акча, байлык колына әвереләләр, чирканмыйча кесә калынайталар. Халыкта да: "Акчана карап каршы алалар һәм дә акчаңа карап озаталар шул", дигән сүзләр бик дөрес. Акчага кечкенәдән табынып яшәгән кеше рухи байлыкның ни икәнен анламый, шуңа мал артынннан гомер буе чаба, соңгы сулышында да акчасын саный. Ләкин акчасыз да яшәп булмый бит. Кесәдәге акча тырышлык, намуслы хезмәт белән, тир түгеп табылырга тиеш.
Кыскасы, коррупция - җәмгыятьне эчтән тарката торган чир, аны эчтән кимерүче коррозия. Ләкин мин, җәмгыятьне бу чирдән дәвалап була дип уйлыйм. Чиргә каршы системалы көрәшмәсәң, ул аза гына бара. Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәшне һәркем иң беренче чиратта, үзеннән башларга тиеш. Ришвәт бирүчеләрне дә, алучыларны да курыкмыйча фаш итәргә , хурлыкка калдырырга кирәк, һәр намуссыз түрәгә тиешенчә җәза бирелсә, комсызлык чире йоккан түрәләргә әзрәк шик керер иде. Ришвәтчелек тамырыннан корысын өчен, дәүләт халкыбыз өчен уңайлы тормыш шартлар тудырырга тиеш. Хезмәт хаклары яхшы булсын, закон алдында һәркем җавап тотсын, гадел судлар өстенлек итсен, сайлаулар гадел булсын. Шул чакта гына чиновникларга ришвәт бирергә кирәк булмаячак. Кыскасы, коррупциягә каршы көрәшне гади кешедән алып дәүләт дәрәҗәсенә кадәр һәм төрле яклап алып барырга кирәк. Халыкка ришвәт алу иң оят әйбер икәнен җиткерергә, балаларга мондый фикерне кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Намуслы гражданнар булып үссәк кенә ришвәтчелеккә чик куелыр! Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк.
Әле күптән түгел генә "Ак чәчәкләр" фильмын карадым. Әлеге әсәрдә төп геройларның берсе Әбүзәр Гиреевич үзен намуслы, гадел, әхлаклы врач итеп күрсәтә. Ул беркайчан сатылмый һәм акча өчен эшләми. Аньщ балаларына соңгы сүзләре дә болай яңгырый: «Бүген бу чәчәкне, дусларым, сезгә бирәм. Гомерегез буе ак килеш, пакь килеш саклагыз аны. Хәшәп булмагыз. Вексельләр белән эш итмәгез! Чиннарны дәваламагыз! Минем кебек картайгач, бу чәчәкне күңелегезгә якын кешегә бирерсез. Берүк, ул кеше врач була күрсен...». Әйе, хәзерге заманда барлык врачлар да Әбүзәр Гиреевич кебек булса...
Әйдәгез, апалар-абыйлар, бер-беребезнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшик. Шул чакта гына безнең дәүләтебез тагын да байрак, тагын да матуррак булыр! Матур киләчәк - үзебезнең кулда!
Башкарды: Түнтәр гомүми урта белем мәктәбенеӊ 11 нче сыйныф укучысы Якупова Әлсинә.
Укытучысы: Габдрахманова Илдария Барый кызы.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: