Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтач мәктәбе укучылары прокурор ярдәмчесе белән очрашты (фото)

Гөлнара Миңнехаевна закон вәкиле буларак чыгыш ясап, ситуациядә катнашучыларның гамәлләренә комментарийлар бирде.

Балтач үзәк китапханәсенең уку залында Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина катнашында коррупция темасына багышланган «Бел һәм рөхсәт итмә!» эшлекле уен узды.

Беренче «Теоретик» этапта коррупциягә бәйле сүзләргә аукцион үткәрелде: укучылар коррупциянең төрләренә билгеләмәләр таптылар, бу тискәре күренешнең сәбәпләрен ачыкладылар, синквейннар төзеделәр.

Алга таба катнашучыларга коррупция төрләре буенча берничә ситуация тәкъдим ителде. Ахырда Гөлнара Миңнехаевна закон вәкиле буларак чыгыш ясап, ситуациядә катнашучыларның гамәлләренә комментарийлар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция