Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтач урамнарында укучылар һәм коррупциягә каршы көрәш хезмәткәрләре акция уздырды

Кичә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Балтач урамнары буйлап укучылар һәм коррупциягә каршы көрәш хезмәткәрләре "Взяток не беру" дигән 5 меңлек купюра-фантиклар, листовкалар таратып йөрделәр, Казанда да әлеге күренешкә каршы көрәш алымнары хакында фикерләштеләр.

Татарстанда коррупцияне киметү өчен тәрбия, профилактика һәм кисәтү эшләре башкарылырга тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы IT-паркта узган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышында белдерде.
Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлык һәм ведомство, РФ дәүләт хакимияте органнарының ТР буенча территориаль структуралары җитәкчеләре, сәяси партия, иҗтимагый, дини һәм яшьләр берләшмәләр вәкилләре, профсоюз оешмалары лидерлары, ТР муниципаль районнары башлыклары, вуз ректорлары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, түгәрәк өстәлнең максаты һәм бурычлары - ачык әңгәмә барышында коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән алымнар эшләү, республикада бу күренешне киметү өчен нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклекне билгеләү.

-Коррупция җәмгыятьне корыта. Безгә хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып, ришвәтчелек белән кесә калынайтучы кешеләр турында мәгълүмат килә. Моңа чик куелырга тиеш. Җәмгыятьне мәктәп, вузлардан башлап тәрбияләргә кирәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда коррупциягә каршы көрәшнең төрле формалары тормышка ашырыла. ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советына эшкә иҗтимагый оешмалар җәлеп ителә, министрлык һәм ведомстволар каршында иҗтимагый советлар оештырылган, ТР Җәмәгать палатасы каршында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кабул итү бүлмәсе эшли, "Студентлар лигасы" һәм "ТР иҗади яшьләр академиясе" тарафыннан вузларда коррупциягә каршы эшләр башкарыла.

Республикада коррупция күренешләрен киметүгә йөз тоткан шактый эшләр башкарылса да, ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, әлегә тырышлык теләгән нәтиҗәләрне бирми.

Статистика буенча, муниципаль хезмәткәрләрнең 40 проценты, коррупция гамәлләренә бәйле рәвештә, җинаять җаваплылыгына тартылган. Шул ук вакытта хөкем ителүчеләрнең өчтән береннән күбрәге ришвәт тәкъдим иткән. Узган елда Татарстанда көнкүреш коррупциясе арту күзәтелгән.

Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, коррупцияне киметергә сәләтле халык һәм хакимиятнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге үрнәге - ул "Халык контроле", анда шул исәптән коррупция эшчәнлеге буенча да оператив мәгълүмат алына.

"Коррупциягә каршы көрәштә системалылык булырга тиеш", - дип йомгаклады сүзен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Иң күп ришвәт бирү ЮХИДИ, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре арасында очрый, дип белдерә белгечләр, дип хэбэр итэ "Татар-Информ"

Фото: http://krispotupchik.livejournal.com/166205.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250