Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтачта кемнәр коррупциягә юк дигән?

Район башлыгы Рамил Нотфуллин коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләде.

“Коррупциягә юк дип әйтик” дип аталган укучыларның туган телендә иҗади эшләре (иншалар-эссе) конкурсының муниципаль этабында "Закон сагында" номинациясендә җиңүче булып Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлназ Әхмәдиева (җитәкчесе Нәкыйпова Л. М.) танылды. Яңгул урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә (җитәкчесе Гарипова Х.Н.), Карадуган гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Фәйзрахманов Айназ (җитәкчесе Фәйзрахманова Л. М.), Карадуган гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Хәбибуллина Йолдыз (җитәкчесе Гарифуллина Э. М.) призерлар булдылар.

“Актив гражданлык позициясе өчен” номинациясендә җиңүче булып Нөнәгәр урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гыйльфанов Вилназ (җитәкчесе Гильфанова Р.Н.) танылды. Түнтәр урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хисамиева Илзирә (җитәкчесе Нәкыйпова Л. М.), Карадуган гимназиясе укучысы Хөсәенова Гүзәл (җитәкчесе Хаҗиева Ф. Ф.), Сосна мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Нуриева Адилә (җитәкчесе Зәйнуллина Л. Г.) призерлар булып танылды.

Конкурста туган теле – удмурт телендә иҗади эше (иншалар-эссе) белән катнашкан Кече Лызи урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Артемьева Анастасия (җитәкчесе Пчельникова О. М. ) конкурсның муниципаль этабы җиңүчесе булып танылды.
Кече Лызи урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Плотникова Полина (җитәкчесе Антонова н. Л. ), Евгеньевна-Көшкәт урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Терентьева Карина(җитәкчесе Яковлева О.В.), Урта Көшкәт урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Евдокимов Виталий (җитәкчесе Петрова Р.Н. ) призер булдылар.

Конкурста туган теле – мари телендә иҗади эше (иншалар-эссе) белән катнашкан Чепья урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Анеева Полина (җитәкчесе Иванова А. А. ) конкурсның муниципаль этабы җиңүчесе булып танылды.

“Коррупциясез киләчәк төзибез” иншалар конкурсы 5-8 сыйныфлар арасында муниципаль этап җиңүчеләре булып Норма урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Кәримова Алсу (укытучылары Хадиева Р. Р., Кәримова Ф. Р.), Түнтәр урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Сибәгатуллина Әкълимә (укытучысы Вафина Л. В.), 9-11 сыйныфлар арасында Урта Көшкәт урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алинә Ильина (Николаева С. А.), Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Сабирҗанова Алия (укытучысы Мәхмүтова Г.И.) танылды.

5-8 сыйныфлар арасында муниципаль этап призерлары – Гайсина Зәринә -Түнтәр урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (укытучысы Басыйрова Г.Т.), Гафиуллина Ландыш - Нөнәгәр урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (укытучысы Лотфуллина Л. Р.), 9-11 сыйныфлар арасында Гарипова Гөлия -Яңгул урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучысы Мингазова Р. К.), Иванова Эльвина -Түнтәр урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучысы Байрамова Т. З.), Закирова Дилә -Норма урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (укытучысы Хадиева Р. Р.), Исаева Елена – Урта Көшкәт урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы (укытучысы Николаева С. А.).

“Бел һәм юл куйма" дигән иҗади эшләр конкурсының «Мәктәп укучысы» номинациясендә 1-4 сыйныфлар арасында - Чапшар башлангыч мәктәбе-балалар бакчасыннан Әүхәдиев Рүзәл (укытучысы Әсадуллина Гөлфинә), Балтач гимназиясе укучысы Тактиев Илдан (җитәкчесе Гыйззәтуллина А. И., Газимова Р. Р.), 5-9 сыйныфлар арасында – Норма урта мәктәбе Гыйбадуллин Рәнис ( җитәкчесе. Яруллина Г.Р), Кече Лызи урта мәктәбеннән Петрова Виктория (укучысы Петрова Г. Д.)

«Мәктәп укучысы» номинациясендә призерлар – Фәйзрахманов Салават, Карадуган гимназиясе укучысы (Фәйзрахманова Л.К.), Әхмәдиев Бәхтияр Фәнис улы - Балтач урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы (Мөҗипова Л.Г.), Рамазанов Раил - Кече Лызи урта мәктәбе укучысы (Петрова Г.Д.), Лотфуллина Алия - Карадуган гимназиясе укучысы, Такиева Адилә - Балтач гимназиясе 11 Б сыйныф укучысы.

Фото: baltasi.tatarstan.ru

Район башлыгының коррупциягә каршы юнәлештәге яшьләр ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге ришвәт коррупция