Бүген - 16 июнь көнне район Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта план нигезендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү буенча республика, район комиссиясенең карарлары турында һәм 2015 нче елда, 2016 нчы елның 5 аенда республикада тикшерү органнарында ачылган коррупцион җинәятләр хакында.
2. Авыл җирлекләрендә коррупциягә каршы профилактик һәм кисәтү чараларын гамәлгә ашыруның торышы, шулай ук җирлекләрдә файдалы казылмаларны куллану турында.
3. Балтач муниципаль район җирлегендә "Товарларны сатып алу, эшләр, хезмәт күрсәтүләр белән дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен контракт системасы турында"гы 44 нче номерлы Федераль законның район җирлегендә үтәлеше хакында.
4. Район җирлегендә муниципаль милек тоту һәм бюджет чараларын контрольләү буенча Контроль-хисап палатасының эшчәнлеге турында.
Беренче көн тәртибе буенча сүз Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгыш ясады. Ул республика күләмендә коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең эшчәнлегенә тукталды. Район яшәешенә кагылышлы мониторинг нәтиҗәләренә җир-мөлкәт һәм контроль-хисап палаталары белән берлектә оештырылучы мәсьәләләргә тукталды. Вазифаи затларның яки эш бирүчеләрнең коррупция белән бәйле хокук бозу һәм җавапка тартылу кебек аяныч очракларны мисалга китерде. Энҗе Фәритовнаның доклады залда утырган җитәкчеләрне сагаерга, эш барышында дөрес алымнар гына кулланырга кирәклеген тагын бер кат искәртте.
Икенче көн тәртибе буенча чыгыш ясаган Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин һәм Смәел авыл җирле башлыгы Рифнур Йосыпов коррупциягә каршы профилактик һәм кисәтү чараларын гамәлгә ашыруның торышы, җирлекләрдә карьерларларның торышы, файдалы казылмаларны куллану турында аңлатмалар биреп үттеләр.
Ә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин Балтач муниципаль район җирлегендә "Товарларны сатып алу, эшләр, хезмәт күрсәтүләр белән дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен контракт системасы турында"гы 44нче номерлы Федераль законның район җирлегендә үтәлеше хакында чыгыш ясады. Әлеге тема Балтач район прокуроры Зефер Абитов докладында да киң яктыртылды. Ул районның мәгариф учреждениеләренә китерелә торган азык-төлекнең сыйфаты һәм килешү, беркетмәләрнең тиешле таләпләргә туры килүе хакында ассызыклады. "Форсат" ширкәте, шәхси эшмәкәр Дәүләтшинның, фермер хуҗалык җитәкчесе Р. Закированың районның мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүче балаларны азык-төлек белән тәэмин итүдә хокук бозу очраклары ачыклануын мисалга китереп, хуҗаларның җибәрелгән җитешсезлекләре үз файдаларына булуын дәлилләп узды. "Әгәр дә җаваплы вазифаларга билгеләнгән кешеләр хезмәт бурычларын тиешле дәрәҗәдә башкарсалар, төзелгән нигезләмәләргә һәм контрактларга контрольне ныгытсалар, хокук бозу очраклары килеп чыкмас иде, дип белдерде.
Район җирлегендә муниципаль милек тоту һәм бюджет чараларын контрольләү буенча Контроль-хисап палатасының эшчәнлеге турында палата рәисе Равил Каримов үз чыгышында ел башыннан булып үткән тикшерү нәтиҗәләренә тукталды. Нөнәгәр, Смәел, Пыжмара авыл җирлекләре башкалар белән чагыштырганда, исәп-хисапны төгәл алып баралар, аларда җитешсезлекләр бик аз күләмдә. Җирлек башлыкларына һәм оешма-учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, контрольне ныгытырга, аз гына ялгышлардан да зур суммалар җыела, дип искәртте. Үзәкләштерелгән бухгалтериянең эшчәнлегеннән тулысынча канәгать булмавын, җитешсезлекләр очравын һәм кисәтүләр ясалуын әйтеп узды. "Төзекләндерү" ("Благоустройство") җәмгыятенең эшчәнлегенә тукталып, Балтач шәһәр җирлегендә, Югары Субаш, Карадуган, Кече Лызи, Норма , Чепья, Яңгул авыл җирлекләрендә башкарылган эшләргә, хезмәт күрсәтүгә кагылышлы нәтиҗәләрдәге җитешсезләрне вакытында төзәтергә кирәклеген искәртте.
Утырышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин:
- Районыбызда коррупциягә каршы сәясәтне тагын да үтемле итү максатыннан, Балтач район прокуратурасына, район эчке эшләр бүлегенә, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да активлаштырырга. Коммиссия утырышында әйтелгән Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү буенча республика, район комиссиясенең карарларында йөкләнгән бурычларның үтәлеше турында Балтач район башкарма комитетына, Финанс-бюджет палатасына, Контроль-хисап палатасына, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы мәгълүматларны тапшырырга. Республиканың эксперт группасы тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча мәгълүматларны 25.06.2016 тапшырырга, дигән бурыч куйды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев