Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтачта коррупциягә каршы көрәш эшен тагын бер кат барлыйлар (+фото)

Бүген район советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен кооринацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Беренче көн тәртибе буенча ТРдәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк дәүләт оешмасының балтач филиалы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әлфия Садыйкова чыгыш ясады. Ул филиалның эшчәнлеге сөйли һәм эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертте.

Районда коррупциягә каршы көрәш буенча төзелгән комиссиянең эшчәнлеге турында рүзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин, хәрби комиссариаттан җитәкче урынбасары Рафилә Шәймәрданова чыгыш ясады.

Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне оештыру буенча "Хезмәт" газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев, "Кайтаваз" радиосы директоры Гөлйөзем Мәннапова сүз алды.

Муниципаль учреждение җитәкчеләре тарафыннан 2016 ел өчен тапшырылган керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматларны тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор Айрат Низамиев чыгыш ясады.
Утырыш эшендә ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсендә сектор мөдире Салават Рәхимов катнашты, утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250