Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

«Балтачта ришвәтчелек юк дип әйтеп булмый»

Редакциябезнең чираттагы кунаклары әнә шулай дип нәтиҗә ясады. Бүген сезнең игътибарга чираттагы түгәрәк өстәл сөйләшүен тәкъдим итәбез. Исеменнән аңлашылганча, сүз һәммәбезне борчыган, уйландырган тема – ришвәтчелек турында.

Сөйләшүне баш мөхәррир Вакыйф ЗӘКИЕВ алып барды.

Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Ришвәтчелек. Бүген бу турыда күп сөйлибез. Килешәсездер, бу “чир” бүген генә барлыкка килмәде. Ул элек тә бар иде. Соңгы елларда дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар арту, бу хакта ачыктан-ачык сөйләнү сәбәпле, ул безгә яңалык кебек тоела. Дөрестән дә, дәүләт структураларында югарыдан түбәнгә кадәр бу уңайдан җаваплы кадрлар булдырылды. Шул исәптән, район башлыкларына шушы эшне координацияләү буенча ярдәмчеләр билгеләнде, көрәш даими һәм эзлекле алып барылсын өчен районнарда да махсус программалар эшләнде. Аның нәтиҗәсе бармы, сизеләме? Әйдәгез, сөйләшүне шуннан башлыйк әле.

Энҗе ГАРИПОВА – район башлыгы ярдәмчесе:
– Безнең җирлектә ришвәтчелеккә каршы көрәш 2015 елдан нәкъ менә шул программа нигезендә алып барыла. Алга китеш елдан-ел ныграк сизелә дияр идем. Даими алып барылган күзәтүләрдән хастаханә, хәрби комиссариат, балалар бакчаларындагы электрон чиратлар, дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар сатып алу юнәлешләрендә канун бозуларның булмавы күренә. Әлеге программада куелган максатларга ирешү өчен төрле алымнар кулланыла: ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрү оештыруны камилләштерү, даими мониторинг үткәрү, ришвәтчелеккә каршы укытуны һәм пропаганданы активлаштыру, дәүләт (муниципаль) ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне оештыру һәм уздыру өлкәсендәге эшчәнлекне камилләштерү, эшкуарлыкка (бизнес-структуралар) административ басымны эзлекле рәвештә киметү, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру; көнкүреш ришвәтчелеген минималь итү чараларын көчәйтү...

В.З.: – Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр дә әлеге программаның нәтиҗәлелеген, алга китешне раслыймы?

Айрат НИЗАМИЕВ – район прокуроры: – Дөрестән дә, бу өлкәләрдә үткәрелгән күптөрле тикшерүләр шуны раслый. Бу бездә бер дә кимчелекләр юк икән дигән сүз түгел. Әйтик, керемнәрне күрсәтүче декларация тутырганда кешеләр еш кына ялгыша. Бу алар белә торып нәрсәнедер яшереп калдыра дигән сүз түгел. Дөрес тутырмау, бутау, җир участокларын язарга оныту ише фактлар ачыкланып, мәктәпләр системасында – 24, муниципаль хезмәтләрдә 12 кешегә административ чара күрелде. Юкса, инде бу турыда без күп сөйлибез, аңлатабыз, димәк, җирле үзидарәләр тарафыннан да нәрсәдер эшләнеп бетми дигән сүз. Шулай ук норматив хокукый актларның канунга туры килмәү очраклары да күзәтелә. Быел шундый 49 актка протест язылды, алар тәртипкә китерелде. Тулаем алганда, районда вәзгыять начар түгел, тотрыклы. Алда әйтелгән кимчелекләр алар ришвәтчелек белән турыдан-туры бәйле түгел.

В.З.: – Прокуратурада хезмәткәрләр бик санаулы гына. Райондагы барлык өлкәне дә бердәй тикшереп, күзәтеп бетереп буламы?

А.Н.: – Без бит хәзер бердәм базага тоташкан. Шуңа күрә кабинеттан чыкмый гына, соратып, 15-20 минут эчендә үзебезгә кирәкле бөтен мәгълүматны ала алабыз. Билгеле, шул ук вакытта тикшерүләр дә даими алып барыла.

В.З.: – Илшат Солтанович, дәүләт, муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүләрне оештыруда гадел конкуренция, объективлык, ачыклык дигән таләпләр ничек тәэмин ителә?

Илшат ГАЛИМУЛЛИН – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары: – Төзелеш, күләмле чаралар оештыру, мәгариф учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итү кебек зур дәүләт заказлары гомер-гомергә тавышлы, бәхәсле булды. Элек андый заказларны таныш-белешлек аша алып булса, хәзер һәрбер дәүләт заказы аукционнар, биржа мәйданчыклары аша гына башкарыла. Бу махсус федераль канун нигезендә тормышка ашырыла. Быел районда, мәсәлән, шушы көнгә бу юл белән 225 сату- алу процедурасы үткәрелгән. Шуның эченнән 65 электрон аукционда 85 миллион сумга 347 контракт төзелде. Шушы юл белән 49 миллион сумнан артык экономия ясалды. Әмма бер яхшының бер начары дигәндәй, бу системаның бер минусы, аукционда бәя төшсә, сыйфат ягына килеп төртеләбез. Шулай ук кайчакта соңыннан килешүдә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәү очраклары да була. Мондый чакларда прокуратурага, монополиягә каршы көрәш хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, хәлне төзәтергә туры килә.

А.Н.: – Дөрестән дә, бер яктан бу система бик уңайлы, барысы да ачык күренә. Әмма минуслар тагын да бар әле. Әйтик, үзебезнең район җитештерүчеләренең, җирле эшмәкәрләрнең продукцияләре сыйфаты ягыннан күпкә өстен булса да, читтә кала. Тендорны читләр ота. Югарыда әйтелгән килешүне үтәмичә, канун нигезендә чара күрелгән, бу эшләрдән өч елга читләштерелгән кампанияләр дә, ун көн эчендә икенче исем белән кабат шушы аукционнарда катнаша. Бик теләсәк тә, вәзгыятьне без дә үзгәртә, ярдәм итә алмыйбыз. Канунда менә шундый каршылыклы урыннар бар, кызганычка.

В.З.: – Балалар бакчаларында ашату белән проблемалар хәл ителеп килә, аларның күбесе махсус департамент аша тәэмин ителә. Ә менә бакчага урнаштыруда чиратлар буенча кешеләрдә төрле фикерләр күзәтелә... Бу уңайдан, бигрәк тә 1,5 -3 яшьлек балаларны урнаштыру уңаеннан шикаятьләр юкмы?

Гөлнара НОТФУЛЛИНА – район мәгариф идарәсенең җаваплы хезмәткәре: – Иң элек электрон чиратка язылуның тәртибен аңлатып китим әле. Туу турында таныклык нигезендә һәрбер әти-әни дәүләт хезмәте порталы аша  үзләрен чиратка куя ала. Ике-өч көн эчендә чиратка куелган дип күренмәсә, район мәгариф идарәсенә тиешле документлар белән килеп, чиратка язылырга кирәк. Гадәттә төркемнәр 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр туплана. Бу ел дәвамында балалар бакчага кабул ителми дигән сүз түгел, урын булу белән кабул ителә. Сосна, Кече Лызи балалар бакчалары бу яктан нык ярдәмгә килә. Аларда урыннар һәрчак була. Ашыгыч урнаштырырга кирәк булганда, риза булган әти-әниләр балаларын шунда йөртә. Вакытлыча дип бирүчеләр күп очракта шунда кала да. Кече Лызи, Норма, Балтачтагы беренче, өченче, бишенче бакчаларда 1,5-3 яшьлек балалар өчен төркемнәр бар. Электрон чиратка кайвакыт әти-әниләр канәгатьсезлек белдерә, без аларга бөтенесен аңлатабыз, урын булган башка бакчаларны тәкъдим итәбез, һәр сорауга вакытында ачыклык кертеп, хәл итеп барырга тырышабыз. Шулай ук әти-әниләр тарафыннан балалар бакчасында бездән ярдәм сорыйлар, әйберләр алып килергә кушалар дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. ТР Мәгариф министрлыгының бу уңайдан махсус приказы бар. Аның нигезендә әти-әни бакчага баласына аерым шөгыльләнү өчен ике данә рәсем дәфтәре, ике данә төсле кәгазь, бер данә төсле картон, алты төстән ким булмаган бер данә гуашь, бер данә пластилин, аны тәгәрәтү өчен бер махсус такта, шулай ук берәр данә краска һәм төсле карандашлар, ике гади карандаш, бер ПВА клее, ике шакмаклы дәфтәр, ике кисточка һәм бер кайчы алып килергә, аны үзләренең шәхси папкаларында сакларга тиешләр. Бу әйберләр бакчада гына торырга тиеш дигән нәрсә юк, бала аларны алып кайтып, алып килеп тә йөри ала. Шул ук вакытта әлеге приказда шәхси гигиена әйберләре, көнкүреш химиясенә ярдәм, акчалар җыю тыела диелгән.

А.Н.: – Безгә менә шушы уңайдан ел саен 4-5 шикаять керә. Дөрес, әти-әниләрдән түгел, тәрбиячеләрдән. Әйтик, бакчада бүлмәдә лампочка яна икән, тәрбияче аны үз акчасына алыштыра. Бюджетта мондый чыгымнарга акча каралмаган. Без моны дөрес түгел дип саныйбыз, аларга ярдәм итү йөзеннән, район башлыгына һәм башкарма комитет җитәкчесенә хат юлладык: район бюджетында балалар бакчаларына да вак-төяк чыгым, ремонтлар өчен беркадәр булса да акча бүленергә тиеш.

В.З.: – Килешсәк-килешмәсәк тә, халык арасында үткәрелгән сораштыруларда ришвәтчелек иң күп таралган өлкә дип армиядән алып калу, хәрби комиссариат-хастаханә тандемы күрсәтелә. Бу безнең район буенча туган фикер димим, гомуми алганда шулай. Бу уңайдан сезнең дә фикерне беләсе иде.

Васил ВӘЛИЕВ – район хәрби комиссары: – Бу мине нык борчый, гаҗәпләндерә торган сорау. Миңа калса, ул бик тә субъектив фикер. Президентның 2008 елгы Указы нигезендә, комисариатларда хезмәткә чакыру белән махсус комиссия шөгыльләнә. Гомумән, соңгы вакытта армиядән калу дигән әйбер минимумга әйләнде. Беренчедән, хезмәт срогы хәзер бер ел. Бүген 18-27 яшьлек егетләр безнең повестка җибәргәнне дә көтеп тормыйлар, үзләре сорап, бигрәк тә һөнәри урта, югары белем алучылар үзләре сорап мөрәҗәгать итә. Икенчедән, 2016 елдан контракт буенча хезмәт итүчеләр күбәйде. Әйтик, безнең районнан хәрби хезмәттә булган 100дән артык егетнең ел саен 30-40ы контракт белән хезмәт итүче була. Әле шунысы да бар: алар бер сроклары тәмамлангач, котрактларын тагын озайталар. Менә шушы шартларда хәрби комиссариатларда ришвәтчелек турында сүз дә була алмый. Өстәвенә, тикшерүләр бик күп. Ә инде сәламәтлек буенча калуга килгәндә, бу уңайдан да чакырылучылар берничә кат иләктән үткәрелә, тикшерелә. Әйтик, иң элек аларны 8 кешелек табиблар комиссиясе тикшерә. Алар кабул иткән карарны ун кешелек армиягә чакыру комиссиясе карый. Аннан соң республикада табиблар комиссиясе һәм республика хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе карый. Монда, күргәнегезчә, безнең йогынты һәм хокуклар да юк.

Газинур ДӘҮЛИЕВ – район үзәк хастаханәсе баш табибы: – Бу уңайдан шуны әйтәсе килә: шуның кадәр акча түләп армиядән калып була дигән сүзләр алар электән калган сүзләр генә. Бүген аны берничек тә күз алдына китереп булмый. Бигрәк тә безнең дәрәҗәдә, район табиблары аңа берничек тә йогынты ясый алмый. Калучының сәламәтлеге заманча аппаратуралар белән тикшерелә, исбатлана.

А.Н.: – Моң-зарларга килгәндә, хастаханә буенча бездә алар ришвәтчелек буенча түгел, чиратлар буенча күбрәк. Кемнәрдер поликлиникада чират күп ди, кемнәрдер стационарда дәваланырга кереп булмый, ди. Түләүле поликлиникаларга җибәрәләр, тиешле дарулар юк дип тә зарланалар. Безгә нинди генә шикаять килсә дә, тикшерәбез, ачыклык кертәбез. Хастаханәне без, гомумән, шикаять булса да, булмаса да, кварталга бер-ике мәртәбә тикшерәбез.

Г.Д.: – Тикшерүләр, дөрестән дә, бик күп һәм төрле. Бигрәк тә дәүләт заказы буенча эшләгәч, гел контрольдә тоталар. Шөкер, әлегә кадәр зур кимчелекләр табылганы юк. Булганнарын төзәтеп барырга тырышабыз. Бездә дә күп әйбер ачыктан-ачык күренә. Кешеләрнең зарларына килгәндә, медицина бик үзенчәлекле тармак. Кешеләр белән, аларның да әле авыру өлеше белән иң күп аралашучы система бу. Безнең табиблар, мәсәлән, ел саен 230 мең кешене кабул итә. Районда яшәүчеләрдән бер кеше елына уртача 8 тапкыр табиб белән очрашкан дигән сүз бу. Дөрес, бу барысы да авыручылар дигән сүз түгел. Поликлиникадагы чиратка килсәк, мин инде шуңа инандым: безнең очракта, безнең шартларда  аларны берничек тә бетереп булмый. Башкалада, әйтик, алар көненә ун-унбиш язылган кешене кабул итә дә, эше бетте. Ә безнекеләр язылган авыруны гына түгел, аннан тыш килүчесен дә калдыра алмый, хәрби комиссариатта да айлар буе эшли, медосмотр үтүчене дә кабул итә, балалар бакчалары, мәктәпләргә дә йөри. Стационарга дәвалануга керүдә бездә фәкать терапия һәм неврологиядә генә проблема – чират бар. Әйе, анда кайберсендә берничә көн, кайчакта ике атна, аннан да күбрәк чират көтәргә дә туры килергә мөмкин. Әмма бу чират бөтенесе ныклы контрольдә. Даруларга килгәндә, безгә сатып алырга рөхсәт булган 460лап төрдәге дару-препарат бар. Без фәкать шуларны гына ала алабыз. Шуңа күрә авыруларның ризалыгы белән алар көчлерәк, файдалырак даруларны үзләре сатып ала. Моны ниндидер акчага, ришвәтчелеккә бәйләп карарга ярамый.

А.Н.: – Ришвәтчелеккә каршы көрәш Президенттан башлап, субъектларга, муниципаль берәмлекләргә кадәр катгый игълан ителде.  Кануннар бөтенебезгә дә бер, алар үтәлергә тиеш. Бездә, Балтачта ришвәтчелек юк дип әйтеп булмый, тынычланырга да ярамый, ул теләсә кайсы моментта, теләсә нинди вариантта килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә профилактика чараларын күрергә, ришвәтчелек элементларын киметү өчен тырышырга, махсус программа буенча эшчәнлекне дәвам итәргә кирәк.

 


Сөйләшүне газета өчен Гөлсинә ЯРУЛЛИНА язып алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция түгәрәк өстәл