Эшебездә намус булсын дус, ә коррупция дошман
Агымдагы елның 10 аена 110 млн. сумнан артык күләмне тәшкил иткән 45 сатып алу процедурасы эшләнеп, бюджет акчаларына 3 млн. 361 мең экономия булды
Ил сәясәтенең аерым бер юнәлеше булып коррупциягә каршы көрәш тора. Безнең район җирлегендә җирле үзидарә органнарында коррупциячел хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау буенча тиешле эшләр башкарылып килә һәм ул коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясендә даими контрольдә тора.
Районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасы һәм еллык эш планында беренче бурыч булып коррупциягә юл куймас өчен тиешле хокукый актлар кабул итү, экспертиза үткәрү, кадрлар белән эшләү максаты билгеләнгән.
Быел 21 хокукый актлар кабул ителде. 9 айга 291 карар проектларына экспертиза үткәрелде, 18 проектта коррупцион факторлар булуы ачыкланды һәм төзәтелде. Республиканың Рәсми порталының «Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза» электрон сервисында экспертиза үткәрү өчен шулай ук проектлар урнаштырылды, өстәмә бәйсез экспертлардан бәяләмә килмәде.
Агымдагы елда комисси-ясенең 3 утырышы, 5 эш киңәшмәсе уздырылды. Моннан тыш атналык киңәшмәләрдә дәүләт куйган бурычларны үтәгәндә җирле үзидарә органнарында, учреждениеләрдә, оешмаларда коррупцион хокук бозуларны булдырмау ягыннан мөмкин кадәр аңлату эшләре алып барыла. Шулай ук, районның рәсми сайтында, район газетасының, радионың сайтларында, матбугат битләрендә халыкка законнарны, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш оештыру тәртипләре даими яктыртыла. Район сайтының «Халык өчен мәгълүмат» бүлегендә 32 материал урнаштырылды, 10 йөкләмә әзерләнеп, комплекслы чаралар гамәлгә ашырылды.
Коррупциягә каршы тору турындагы законнар таләпләрен үтәү кысаларында, кадрлар белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләргә мәнфәгатьләр каршылыгын ачыклау өлешендә даими массакүләм мәгълүмат чараларында, интернет челтәрендәге басмаларга мониторинг оештыру йөкләнгән иде. 104 хезмәткәрнең интернет челтәрендәге басмаларына мониторинг ясалып анализланды.
Пыжмара, Шеңшеңәр, Нөнәгәр, Куныр җирлекләрендә контроль-хисап палатасы тикшерүе кысаларында килешүләр төзелеп башкарылган эш төрләрендә мәнфәгатьләр конфликты булмаганмы икәнлеге анализланып, тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Моннан тыш, барыбызга да мәгълүм булганча муниципаль хезмәткәр, муниципаль хезмәт вазифасын башкаручы хезмәткәр, депутатлар ел саен үзләренең, хатыннары яки ирләренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре турында белешмә бирәләр.
Әлеге санап киткән категориядә безнең җирлектә 256 кеше исәпләнә, шуның 246 хезмәткәре керемнәр һәм чыгымнар турында белешмә бирү исемлегендә тора. Биргән 252 кешенең белешмә белән берлектә уведомленияләре кадрлар өчен җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан алдагы елда тапшырган керемнәренә карата анализланып алынды. 7 хезмәткәрнең чыгымнары буенча аңлатмалар алынып анализланды, хокук бозу очрагы табылмады.
Быел эшкә кергән 4 хезмәткәр муниципаль хезмәткә карата куелган тыюлар, чикләүләргә туры килүләре турында анализланып эшкә алындылар.
Быел мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиянең 8 утырышы үткәрелде, 25 мәсьәлә каралды. Вазыйфаи бурычларны үтәгәндә шәхси кызыксынучанлык туу турында 17 хәбәр каралды (6сы муниципаль хезмәткәрдән, 2се жирле узидарә рәисеннән, 9ы бюджет оешмасы җитәкчеләреннән). 8 очракта мәнфәгатьләр каршылыгы ачыкланмады, 1 хезмәткәргә хезмәт вазифаларына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде, 2 хезмәткәргә самоотвод алырга кушылды, 7 очрак буенча мәнфәгатьләр каршылыгына китерегә мөмкин дип табылып, гаризалар канәгатьләндерелмәде.
Шулай ук, комиссиягә 1 муниципаль хезмәткәрдән, 2 жирле үзидарә рәисе тарафыннан акцияләр белән идарә итү турында материал килде. Килгән гаризалар өйрәнелгәч, мәнфәгатьләр конфликты булырга мөмкин дип табылды. Чөнки хезмәткәрләргә чит ил акцияләрен куллану, файдалану тыела. 3 хезмәткәргә дә акцияләрен дәүләтебез законнарына нигезләнеп, доверительное управлениега ел ахырына кадәр тапшырырга кушылды.
Моннан тыш, бюджет учреждениесе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре арасында конфликтларны булдырмау, җайга салу буенча таләпләрнең үтәлеше даими өйрәнелеп киленә. Районның хуҗалык-эксплуатация хезмәте оешмасында 1 утырыш үткәрелеп, 2 гариза өйрәнелде. Мәнфәгатьләр конфликты булган 1 очрак теркәлде. Хезмәткәрләрнең эш урыннары һәм вазифалары үзгәртелде. Мәдәният оешмалары буенча 2 гариза каралды.
Һәрбер оешма җитәкчесе, шәхси эшмәкәрме, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьме, аермасы юк — дәүләт яки муниципаль хезмәттән киткән хезмәткәрне 2 ел вакыт эчендә эшкә алса, Россия Хезмәт кодексының 64.1 маддәсе нигезендә, 10 көн эчендә элеккеге эш урынына эшкә алдым дип мәгълүмат җибәрергә тиеш. Бу безнең җирлектә безнең тарафтан да, прокуратура тарафыннан да даими контрольдә тора.
Быел муниципаль хезмәттән киткән 4 хезмәткәргә яңадан икенче эшкә урнашу белән бәйле булган чикләүләр аңлатылып, методик ярдәмлекләр бирелде. Бары 1 хезмәткәрдән генә эшкә урнашу буенча хәбәр килеп, комиссия утырышында каралды һәм эшен дәвам итәргә рөхсәт бирелде. Прокуратурага алдагы елда эштән киткән һәм эшкә урнашу турында хәбәрнамә килмәгән 5 хезмәткәр буенча информация тапшырылды.
Коррупциягә каршы көрәштә җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек мөһим. Район башлыгы күрсәтмәсе буенча соңгы елларда төзелгән, капиталь ремонт үткәрелгән барлык социаль объектларның торышы иҗтимагый Совет тарафыннан тикшерелә. Быел 4 объект буенча тикшерүләр үткәрелде. Нәтиҗәләре буенча кисәтүләр белән тиешле белешмәләр әзерләнеп, ачык-ланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде.
Муниципаль заказларның үтәлеше дә игътибар үзәгендә. Агымдагы елның 10 аена 110 млн. сумнан артык күләмне тәшкил иткән 45 сатып алу процедурасы эшләнеп, бюджет акчаларына 3 млн. 361 мең экономия булды. Кызганыч, әлегә муниципаль контрактлар төзешкәндә контракт бәясе күрсәтелми, шулай ук контракт бәясенә котировкалар сорамыйча төзешү очраклары еш очрый.
Районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру программасында аерым бер юнәлеш булып көнкүреш коррупциясен булдырмау буенча эш алып бару тору. Бу мәгариф өлкәсендә ясле-бакчаларга чиратның саклануын контрольләү, сәламәтлек өлкәсендә, военкомат буенча, халык мөрәҗәгатьләрен өйрәнү. 1 гыйнвардан 30 сентябрьгә кадәр ясле-бакчаларга 467 бала алынган, 121 бала чиратта тора. Бу балаларга алдан гариза язылган һәм алар яшьләре җиткәч урнашачаклар. Ясле-бакчаларга урнашу өчен чират бозу очраклары теркәлмәде. Сәламәтлек өлкәсе, военкомат буенча халыктан безнең комиссиягә мөрәҗәгатьләр кермәде.
Җирлегебездә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның төп бурычы — һәрбер җитәкченең, гади хезмәткәрнең халык алдындагы җаваплылыкны аңлап, үз вазыйфаи бурычларын намуслы, югары һөнәри дәрәҗәдә башкаруны таләп итү, җирле үзидарә органнарының, районда урнашкан оешмаларның абруен ныгыту, халык ышанычын аклау тора.
Бу өлкәдә эшләребез Закон кысаларында һәм халык мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә һәрвакыт уң булсын, дигән теләктә калам.
Энҗе Гарипова,
Балтач район башлыгы ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев