“Эшеңне намус белән башкарсаң, тормышың ышанычлы була”
“Әгәр уң кул сул кулның ни кылганын белергә теләмәсә – ришвәтчелек белән көрәшү мәгънәсез, файдасыз.” (Нейах)
Тыныч тормыш, баш очында якты һәм иркен, аяз күк йөзе, саф һава. Әйе, нәкъ шушы сүзләр белән тасвирлар идем мин хәзерге кеше яшәешен. Тик...Тик шушы зәңгәр күк йөзеннән, асыл кошлар сайравыннан гына торса иде соң тормыш...
Яңа буынның якты киләчәккә омтылырга тиеш урынында әдәпсезлек, мәрхәмәтсезлек били түгелме соң җәмгыятебезне? Бу әдәпсез гамәлләргә тыныч кына карап тору һич мөмкин түгел! Һәм шундый “пычрак очракларның яки глобаль проблемаларның берсе “коррупция” яки “ришвәтчелек”.
Әгәр игътибар иткәнегез булса, еш кына телеэкраннарда, төрле радиотапшыруларда “ришвәтчелек” сүзен кулланалар, әлеге куркыныч төшенчә белән көрәшу ысулларын әңгәмәләр барышында эзлиләр.
Тик нәрсә соң ул ришвәтчелек? Ни өчен бу “явыз җанвар” белән көрәшергә, аны юк итү өстендә эшләргә кирәк?
Минем уйлавымча, ришвәтчелек – ул чын-чынлап ерткыч җанвар,чөнки ул кеше күңеленең барлык яхшы сыйфатларын басып ала, юк итә. Нинди дә булса өстенлекләрне, югары дәрәҗәле урынны, вәкәләтләрне законсыз рәвештә үз файдаңа куллану, үз язмышың турында гына уйлау – ул иң начар һәм куркыныч җанварга тиң.
Күз алдыгызга гына китереп карагыз, бернинди гаебе булмаган бәндәне, кемгәдер ошап, ярап бетә алмаганы өчен җаваплылыкка тарталар яисә самими бала авыр хәлдә, аңа ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк, тик аңа тиешле ярдәм күрсәтелми, чөнки табибка билгеләнгән күләмдә акча түләнгән. Кайда соң монда намуслылык? Ни өчен кешеләр арасында тигезсезлекләр туа? Без бит колбиләү чорында яшәмибез.
Әйе, каршы килеп булмый, ришвәтчелек дөньяның һәр почмагын, кешелек җәмгыятенең һәр өлкәсен биләп алган. Һәр кеше үз тормышын көйли, тик чикләрне дә белү бик кирәк. Берәү үзенең иреген арттыра икән, димәк кемнекедер кими торган булып чыга түгелме? Ә бит законнар җыентыгында барыбыз да бер үк хокукларга ия һәм бөтен кеше дә закон каршында бертигез бурычлы дип теркәлгән. Димәк, алар – ришвәтчелек белән шөгыльләнүчеләр, закон бозучылар? Шуннан килеп чыга да инде “уң кулның сул кул ни кылганын белергә теләмәве”. Әгәр дә алар икесе дә бер юнәлештә эш итсәләр, берсенең икенчесе ни эшләвенә күз йомып йөрсә, мондый гаделсезлекләр килеп чыгар идемени?
Әлеге комсызлык, оят һәм куркыныч вакыйгалар булмасын өчен могҗиза көтеп ятырга кирәкми. Кул кушырып утырудан мәгънә юк! Коррупция белән көрәшү, әлбәттә, авыр, монысы инде сер түгел, ләкин бирешү дә проблеманың чишелеше түгел. Ришвәтчелек белән көрәшү, аны юк итү өстендә эшләу һәр шәхеснең үзеннән тора. Минем фикеремчә, киләчәктә мондый явыз җаннар кимесен дип теләсәң, яңа буынны кечкенәдән көчле һәм намуслы, авырлыкларга бирешмәскә, төрле авыр вакыйгалардан да ДӨРЕС чыгу юлын табырдай булырга өйрәтергә, яхшылыкка өндәргә кирәк. Ә бала өчен иң яхшы үрнәк булып, әлбәттә, әти-әнисе тора. Димәк, тәрбияне һәр кеше үзеннән башларга тиеш.
Алия Лапшина,
Салавыч лицееның 11 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев