Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле

Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган.

Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез. Коррупциягә каршы көрәш безнең дәүләт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала да.

Россия Федерациясе тарафыннан ике Халыкара Конвенция ратификацияләнде: «коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында» Конвенция һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясе.

Коррупциягә каршы торуның хокукый нигезен РФ Конституциясе, федераль һәм региональ законнар, халыкара хокук нормалары, муниципаль хокукый актлар тәшкил итә.

Россиядә, шул исәптән безнең республикада да, ел саен коррупцион хокук бозулар ачыклана. 2020 елда гына да Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган. Шуларның 164 - ришвәт алу, 174 - ришвәт бирү һәм 87 - ришвәт алуда арадашчылык.

Бүген коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең төп бурычы — һәркайсыбызда коррупционер булу куркыныч кына түгел, хурлыклы да икәнлеген, ә гадел яшәүнең отышлы һәм дәрәҗәле икәнлеге турында эчке инану формалаштыру.

Законны бозмагыз! Хәтердә тотыгыз! Беркайчан да ришвәт бирмәскә, беркайчан да ришвәт алмаска!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев