Россия Федерациясе Гражданнар кодексында коррупциягә каршы көрәш максатыннан, «Бүләк бирүне һәм алуны тыю турында» искәртелгән маддә бар.
Дәүләт хезмәте турындагы закон буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары аппараты хезмәткәрләре физик һәм юридик затлардан үзләренең вазыйфаи йөкләмәләрен үтәүгә бәйле рәвештә төрле бүләкләр («күчтәнәч», акча, хезмәт күрсәтүләр һ.б.) алырга тиеш түгел. Гади тел белән әйткәндә, коррупция - шәхси максатларда ачык мөмкинлекләрдән файдалану дигән сүз ул. Ә законда аңа беренче тапкыр билгеләмә 2008 елда кабул ителгән "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль законда бирелә. Анда әйтелгәнчә, коррупция - хезмәт урынында вәкаләтләрне усал нияттә файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт алу, коммерцияле сатып алу, яки биләгән вазыйфадан, җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, акча, кыйммәтле әйбер, башка төрле милек рәвешендә файда алу максатында файдалану дигән сүз.
Көнкүреш мәсьәләләрен хәл иткәндә вак-төяк күчтәнәч бирү күпчелек кеше өчен гадәти хәл. Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше - бернинди закон да бозмый - бары тик аны алучы гына гаепле, дигән фикер яши. Әмма РФ Җинаятьләр кодексы ришвәт бирүчеләргә карата да, алучыларга карата да җәза бирүне карый.
Законнарда ришвәтчелек явыз нияттә кылынган хезмәт (вазыйфаи) җинаять буларак, хезмәт бурычын бозуның бер төре дип карала. Бу үз чиратында үзара мөнәсәбәтләрнең үзгәрүенә, конфликтларга китерергә мөмкин һәм шулай ук зур җаваплылыкка тартыла. Ришвәтчелек аеруча яшерен җинаятьләргә керә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев