Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Яшь буын фикерли...( дәвамы)

Кешенең намусын, иманын, ышанычын үзгәртүче гамәл

Укытучының ришвәтчелек һәм аңа карата минем мөнәсәбәтем, гражданлык позициям турында сочинение язарга кушуы мине, дөресен генә әйткәндә, аптырашка калдырды. Минем иҗади бәйгеләрдә катнашканым да юк, югыйсә. Шул турыда әйткәч, укытучым «Исмәгыйль, син башкалардан үзгә, русча әйткәндә, «нестандартно мыслишь» диде. Анысы белән ризалашып баш кактым. Минем дини гаиләдә тәрбияләнүемне күздә тотып әйттеме ул, әллә инде табигать белән гармониядә (мин бик оста балыкчы) булуыма басым ясадымы, анысын төпченеп тормадым. «Ярар, язармын», — дидем дә киттем.

Башта ришвәтчелекнең нәрсә аңлатуы белән таныштым. Аңлатмалы сүзлектә «Ришвәт — берәр максатка ирешү өчен, кемне дә булса сатып алу, үзе өчен берәр законсыз эш эшләтү нияте белән бирелә торган акча яки әйбер» дигән аңлатманы укыдым. Димәк, алучы да, бирүче дә — икесе дә ришвәтче булып чыга түгелме?! Ярар, сочинениене балыкчылык белән бәйләп булмый инде болай булгач... Балыклар ришвәт алмый да, бирми дә... Алар Аллаһның мәхлүки җаннары.

Аллаһ! Мин бит Аллаһ өйрәткәннәргә якын кеше. Менә шушы юнәлешне алыйм әле. Әти-әнием мине кечкенәдән догалар ятлатып, гөнаһ, хәрәмнең нәрсә икәнен аңлатып үстерә бит, кеше малына тию — минем өчен иң ямьсез күренеш. Ярар, ришвәтчелекнең нәрсә икәнен, үзем аңлаганча, дин өйрәтмәләре буенча язып карыйм әле.

Ришвәтчелек ул — кешене алдалауның шайтан тарафыннан уйлап чыгарылган бер төре. Шайтан аның белән кешене адаштыруга ирешә. Ришвәтчелек белән кешенең намусы, иманы, ышанычы үзгәрә. Шуның белән адашып, кеше гөнаһлы бик ерак юлга китә. Ришвәт биреп, ришвәт алып, кеше зур җиңүләргә ирешәм дип уйлый. Әмма аның иманы үзгәрә, йөрәге «карая» башлый. Бу баткакка кергән кеше шайтан белән бер юлда була. Күп кеше аңламый аны, үзе алданып, бүтән кешегә иреклек бирә. Мисалга бер гыйбрәтле вакыйга китерәм.

Бер абзый үзенең яхшы машинасында бара, ди, үзе бай, әйбәт киенгән, кыйбатлы машина... Ул яхшы машинасында тиеш булмаган тизлек белән җилдерә. Ул юлда 90 км. сәгать белән генә барырга ярый, ди. 120-180нәргә кадәр баса бу. Моны полиция хезмәткәре туктада да сораша башлый:

— Нигә тизлекне 2-3 тапкырга арттырдыгыз? Әйдәгез, машина йөртү таныклыгыгызны күрсәтегез дә полиция бүлегенә киттек.
Мондый эш, әлбәттә инде, машина хуҗасына ошамый һәм бер уй килә моның башына. Бу полиция хезмәткәренә акча тәкъдим итә.

— Әйдәгез, алай мәшәкатьләнеп тормыйк, мин сезгә 30000 бирәм, ә сез мине гафу итәсез.

Полиция хезмәткәре моңа алдана, акчаны алып җибәрә. Бу шайтанның бер төрле адаштыруы. Закон каршында җаваплылыкны, гаиләсе, кешеләр, ил алдында намусы пычранасын да уйламыйча алданды полиция хезмәткәре. Бу кешене тикшереп тә тормады, ә бәлки, ул гөнаһлы эшләр башкарып йөридер, бизнесы да бик үк намус белән алып барылмыйдыр... Акчасы күп булганга, шундый фикерләр килеп китә. Менә бит, димәк, намус ришвәт алды, вөҗдан сатылды. Шайтан моның белән күп нәрсәгә ирешә, шайтанга рәхәт.

Ришвәттән качу, гөнаһлы булмау өчен, чын йөрәкле, намуслы, акны карадан аера ала торган кеше булырга кирәк. Хәзер дөнья үзгәрде, әхлак төшенчәсе күләгәдә кала килә. Кешеләрне, аларның калебен дөрес юлга борасы иде. Ислам тәгълиматенең берәүне дә начарлыкка өйрәткәне юк. Намусыбыз чиста булса, вөҗданыбыз акчага, байлыкка сатылмаган булса, беркем дә ришвәт тә бирмәс, алмас та. Шулай булгач, күңелебезне алдый торган шайтанны бары тик Коръән сурәләре өйрәнеп кенә җиңеп була дип уйлыйм. Шайтан 1000 ел яши ул, ә без 80гә яки 100 яшькә кадәр генә яшибез.

Исмәгыйль Ахунов,
Норма урта мәктәбе укучысы

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвәтчелек