Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Коррупция күренешләре районда булырга тиеш түгел

Салават Рәхимов: "Муниципаль яисә дәүләт хезмәтен биләп торучыныӊ хезмәт хаклары, керемнәре турында мәгълүматлар һәрвакыт ачык булырга тиеш һәм ул берничек тә яшереп калдыра торган мәсьәлә түгел".

Өченче чакырылыш Балтач район Советыныӊ утыз сигезенче утырышында районда муниципаль хезмәте башкаручылар тарафыннан хезмәт хаклары, керемнәре турында бирелергә тиешле мәгълүматларны дөрес тутыру һәм аларныӊ дөреслеккә тәӊгәл килүе турында мәсьәлә аерым көн тәртибе итеп каралды. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле Салават Рәхимов үзенеӊ чыгышында бу өлкәдә республикадагы хәл торышына тукталды, кануннарга кергән үзгәрешләр турында җентекләп җиткерде.

 

Муниципаль яисә дәүләт хезмәтен биләп торучыныӊ хезмәт хаклары, керемнәре турында мәгълүматлар һәрвакыт ачык булырга тиеш һәм ул берничек тә яшереп калдыра торган мәсьәлә түгел, диде ул. Бу өлкәдә һәркемнеӊ җаваплылыгы бар һәм хокукый җәмгыятьтә һәркем үз гамәле өчен җаваплы булуын искәртте.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт коррупция