9 декабрь – Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне
Рамил Нотфуллин: «Коррупция яшәешенең төп сәбәпләренең берсе булып тиешле белем һәм тәрбия булмау, шәхси этик җаваплылыкның түбән булуы»
– Ришвәтчелекне без заман чире, бу чорда гына киң таралган җинаять дип күзаллыйбыз. Ә бит тарих битләренә күз салсак, ришвәтчелек турында Рим империясе чорында ук искә алына. Ә Рәсәйдә иң беренче документ – ришвәтчелеккә каршы көрәш турында нигезләмә (положение) Иван III идарә иткән чорда кабул ителә. Аннан соң килгән һәр патша, һәр җитәкче бу чир белән үзенчә көрәшә. 1992 елда РФ Президентының махсус Указы дөнья күрә. Шул чордан соң ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары үзгәрде, катгыйланды, яңа карарлар кабул ителде. Әмма әле бу проблеманың тамырына балта чабылды, ул чигенде дип әйтә алмыйбыз. Сәбәп нидә?
– Коррупция яшәешенең төп сәбәпләренең берсе булып тиешле белем һәм тәрбия булмау, шәхси этик җаваплылыкның түбән булуы дип уйлым. Шулай ук, җәмгыятьтә бердәмлек булмавы коррупция белән бәйле вәзгыятькә тулаем йогынты ясый. Җәмгыять коррупцияне җиңәргә омтылуда бердәм булырга тиеш. Күп очракта кеше коррупцияне ачыктан-ачык тәнкыйтьли, ә шул ук вакытта үзе нинди дә булса эшләрне тизләтү өчен ришвәт бирүдән баш тартмый. Әгәр җәмәгатьчелектә коррупциягә каршы беркем дә ришвәт бирмәскә дип берләшсә, коррупцияле хезмәткәрләрнең, шул исәптән җитәкчеләрнең намус белән эшләүдән тыш, башка сайлау мөмкинлекләре булмас иде.
– 9 декабрь – Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне дип игълан ителү үзе дә бу проблеманың башка илләрдә дә кискен, катлаулы булуы турында сөйли кебек. Бер аерым көн генә игълан итү мәсьәләне чишү юлы түгелдер, бездә нинди эш алып барыла?
– Безнең җирлегебездә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча планлы, тәрбияви оештыру чараларына юнәлдерелгән системалы эш алып барыла.
Шуларның берсе булып хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тора. Агымдагы елның унбер аена район Советы, район башкарма комитеты белгечләре, прокуратура тарафыннан барлыгы 400дән артык хокукый акт проектларына коррупцион факторларны булдырмау ягыннан экспертиза үткәрелде. Шуның 18 хокукый акт проектында 36 коррупциоген факторлар барлыгы ачыкланды һәм төзәтелде.
Әлеге проблеманы киметүнең икенче юнәлеше булып җирле үзидарәләрдә кадрлар сәясәтенең төгәл көйләнеше, коррупциянең теләсә нинди күренешләренә карата түзеп тормау атмосферасы тудыру тора. Ел саен 244 – депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт вазифасын биләүче затлар һәм 74 муниципаль учреждение җитәкчеләре керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыра һәм мәгълүматның тулылыгына, дөреслегенә анализ ясала. Шунысы куанычлы, инде күп еллар укыту, аңлатуның нәтиҗәсе буларак быел кимчелекләр табылмады (2019 – 37, 2020 – 22). 7 хезмәткәрнең чыгымнары тикшерелде, хокук бозу очрагы табылмады. Агымдагы елда эшкә кергән 14 хезмәткәр муниципаль хезмәткә карата куелган тыюлар, чикләүләргә туры килүләре турында анализланып эшкә алындылар.
– Күзәтчелек-контроль органнары белән хезмәттәшлек нинди дәрәҗәдә? Бу юнәлештә алар эшчәнлегеннән канә-гатьме сез? Нинди проблемалар, кимчелекләр ачыклана яки төзәтелә?
– Коррупциягә каршы сәясәтнең аерым бер юнәлеше – ул финанс контроле. Безнең күзәтчелек-контроль органнары тарафыннан да коррупциячел хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау өчен көн саен эш алып барыла. Быел республиканың Хисап палатасы бюджет акчаларының максатчан тотылышы, мөлкәтләрне рәсмиләштерү дөреслеген тикшерде. Районының контроль-хисап палатасы агымдагы елның унбер аена 7 контроль һәм 49 экспертиза-аналитик чаралар үткәреп, 68 объектны тикшерде. Моннан тыш, эчке финанс контроль нәтиҗәләре буенча өч учреждение җитәкчесенә шелтә, 23 учреждение җитәкчесенә язмача кисәтү бирелде.
Күзәтчелек-контроль органнарның вакытында ким-челекләрне күрсәтү безнең эшчәнлеккә гел ачыклык кертеп бара. Быелгы тикшерүләр резерв фонды акчаларын кулланышын тәртипкә китерергә, бухгалтерлык исәбен алып бару кагыйдәләрен яңадан анализлап чыгарга, муниципаль сатып алуларны камилләштерергә һәм мөлкәтләрне дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итте.
– Соңгы елларда дәүләт хезмәткәрләрен эштән азат итүнең яңа нигезләмәсе барлыкка килде – ышанычны югалту аркасында. Мондый җәза нәкъ менә ришвәтчелек белән бәйле бирелә. Район җирлегендә бу нигезләмәне куллану очраклары бармы?
– Әйе, чыннан да «Коррупциягә каршы тору турында»гы 273-ФЗ номерлы Федераль законда каралганча дәүләт хезмәткәрләре, җирле үзидарә хезмәткәрләре, бюджет оешмасында эшләүче җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр йөкләнгән бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу буенча чаралар күрмәсә һәм үзенең, хатынының (иренең), балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматны дөрес булмаган яки тулы булмаган килеш тапшырган очракта ышаныч югалуга бәйле рәвештә эштән азат ителәләр. Бу шулай ук, Хезмәт кодексында да каралган. Эш бирүче хезмәткәрне ышаныч югалуга бәйле рәвештә эштән азат итә ала һәм бердәм реестрга кертелә. Бүгенге көндә ил буенча әлеге реестрда 3014 кеше теркәлгән. Безнең җирлектә мондый очраклар юк. Моңа даими район башлыгы ярдәмчесе һәм кадрлар белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләрнең профилактика, аңлату эшләре алып бару, җитәкчеләрнең, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру, шулай ук гамәлдәге һәм мөмкин булган хокук бозуларны даими анализлап бару нәтиҗәсендә ирешелә дип саныйм. Шулай ук, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшчәнлегенең йогынтысы бар. Быел әлеге комиссия тарафыннан 6 утырыш үткәрелеп, 16 мөрәҗәгать өйрәнелде, 6 хезмәткәрнең хәбәрнамәсе буенча мәнфәгатьләр конфликты бар дип табылды һәм аларның мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелмәде.
– Эшкуар да белсен, тикше-рүче дә күрсен, халык та ишетсен. – Күптән түгел Казан Кремлендә үткән Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәшне координацияләү буенча комиссия утырышында Президентыбыз шулай диде. Мондый «үтә күренмәлелек»кә ирешү өчен районда нинди чаралар күрелә, үткәрелә?
– Район җирлегендә башкарылган барлык эш торышы, тикшерүләр «Хезмәт» («Азьлане») район газетасы битләрендә, «Кайтаваз» радиосы аша халыкка җиткерелеп тора. Интернет челтәрләр аркылы район сулышы, оешмаларның, җитәкчеләрнең эшчәнлеге яктыртыла. Быел районның сайтында халыкка законнарны аңлату максатыннан 67 материал урнаштырылды. Моннан тыш, районда бу юнәлештә «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге эшли, халыкка 22 меңнән артык хезмәт күрсәтелде. 30 муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары актуальләштерелде.
Муниципаль заказлар тулаем аукцион аркылы эшләнә. Унбер айга 76,8 млн. сумлык 40 контракт төзелде, бюджет акчаларын экономияләү 288,7 мең сум тәшкил итте. Җирне арендага, сатып бирү буенча кергән мөрәҗәгатьләр дә бары аукцион аркылы эшләнә.
Коррупциягә каршы сәясә-тнең чираттагы мөһим өлеше булып кече һәм урта бизнес белән хезмәттәшлек иткәндә административ киртәләрне киметү тора. Даими рәвештә эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәлләр, очрашулар үткәрелә.
«Үтә күренмәлелек»кә ирешүнең төп юнәлешләрнең берсе – ул җәмәгатьчелек белән тиешле контроль оештыру. Безнең монда зур ярдәмчебез, районның иҗтимагый Советы тора. Совет үз чиратында социаль-мәдәни объектларда барган ремонт эшләрененең сыйфатына системалы мониторинг үткәрә, нәтиҗәләре буенча кисәтүләр белән тиешле белешмәләр әзерләп подрядчикларга тапшыра, төзәтүләрен контрольда тота. Кызганыч, бер яктан төзүчеләр һәм ремонтлаучылар тарафыннан сыйфатсыз эшләнгән очраклар булса, шул ук вакытта, социаль объектларның җитәкчесе һәм хезмәткәрләре саксыз караган очраклары да бар. Болар барысыда бюджет акчаларына эшләнелгән хезмәт бит.
– Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең, аны кисәтүнең бер нәтиҗәле чарасы – үсеп килүче буында яңа караш формалаштырудыр. Бу нисбәттән нинди эшчәнлек алып барыла?
– Мәктәпләрдә үткәрелә торган класс сәгатьләре, ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, конкурслар балаларда коррупция кебек тискәре күренешләргә дөрес караш тәрбияләүдә зур роль уйный дип уйлым. Үсеп килүче буын белән үткәрелә торган һәрбер чараның төп максаты коррупциянең тискәре шаукымын төшендерү. Моның өчен җирлегебездә укучыларга мәгариф бүлегеннән тыш күп кенә профилактик чаралар үткәрүдә яшьләр һәм спорт бүлеге, мәдәният, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Һәрбер үткәргән чараның төп юнәлеше коррупциягә каршы торуда катнашуга җәлеп итү, җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә тискәре караш формалаштыру, әхлак, намус һәм гаделлек нормаларын үстерү. Безнең районда коррупциягә каршы хокукый юнәлештә 51 чара үткәрелде. Моңа мәгълүмат бирү, түгәрәк өстәлләр үткәрү, төрле белешмәлекләр эшләү керә. Алар барысыда безнең районның рәсми сайтында урнаштырылган.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, коррупция җәмгыятькә терроризм һәм наркомания кебек тәэсир итүче кара тап, ул җирлекнең экономик үсешенә кире йогынты ясый. Шуңа күрә дә коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру буенча йөкләнгән вәкаләтләрне район җирлегендә бар халык белән берләшеп алдагы елда да дәвам итәрбез дип уйлыйм.
Әгәр Сезгә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен хезмәт вазифаларыннан файдалану, «хөкүмәт акчасын үзләштерү, ришвәт бирү, ришвәт алу» очраклары билгеле булса, «Ышаныч ящик»ларына (район башкарма комитеты бинасы, район үзәк хастаханәсе, «Универмаг» сәүдә үзәге) язып сала аласыз.
«Ышаныч телефон»нарына да мөрәҗәгать итә аласыз:
2-62-44 – Балтач район прокуроры А.Ш.Низамиев;
2-53-42, 2-43-46 – РФ эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге;
2-44-76, 89509490783 – Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев