Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Кукмарада быел ришвәтчелек һәм икътисадый юнәлешләрдәге 14 җинаять ачыкланган, ә Балтачта?

Агымдагы елның 11 аенда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы закончалыкның үтәлешен тикшергәндә, 28 закон бозу очрагы ачыкланды.

Район эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме тарафыннан быел ришвәтчелек һәм икътисадый юнәлешләрдәге 14 җинаять ачыкланган. Шуларның 8е судка җибәрелгән, 6сы тикшерелә. Хәзерге вакытта 6 факт буенча тикшерү материаллары тупланган, дип яза Кукмараның «Хезмәт даны».

Ә Балтачта бу юнәлештә ниләр эшләнгән?

Агымдагы елның 11 аенда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы закончалыкның үтәлешен тикшергәндә, 28 закон бозу очрагы ачыкланды. Аларны бетерү йөзеннән, 21 протест җибәрелгән, җирле үзидарә органнарына 3 язма күрсәтмә кертелгән. Алар каралган вакытта 5 вазифалы кеше — дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган. 

— Кызганыч, кешеләр коррупциячел гамәлләр турында хәбәр салырга ашкынып тормый. Ел башыннан бүгенге көнгәчә прокуратурага гражданнардан 192 мөрәҗәгать керде, ләкин шуларның берсе генә дә коррупциячел гамәл турында түгел. Шул ук вакытта интернет челтәрендә, төрле месенджерларда, сайтларда бу турыда аноним рәвештә язарга яратабыз, ди район прокуроры Илдар Гайнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев