Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Күзләргә туры карап... Кем намус белән яшәргә өнди?

Халык барыбер зарлануда. Әллә шөкер итә белмибезме соң?...

Бүгенге җәмгыять һәркемне уйланырга мәҗбүр итәдер... Бер уйласаң, бар нәрсә дә җитеш кебек, ләкин халык барыбер зарлануда. Әллә шөкер итә белмибезме соң?...

Кешелек дөньясы нинди генә катлаулы чорларны үтмәде! Революция еллары, дәһшәтле сугыш еллары, торгынлык чоры халкыбызны сынады да сынады. Ләкин без йөрәк өзгеч минутларда да бирешмәдек, сыгылмадык. Азатлык өчен, бер карыш җир өчен барган көрәш юлында зур югалтулар кичерсәк тә, тезләнмәдек. Бер телем икмәкне үз кулың белән тотып туйганчы ашау турында хыялланган миллионнар иде ул елларда. Минем бабам да шушы туфрак, шушы ил өчен гомерен биреп, Смоленск ягында барган яуларда  ятып калды.

Ул еллар күптән артта калдылар. Без дә үсеп, югары уку йортларында үз тырышлыгыбыз белән белем алып, яшәүне дәвам иттек.

Хәзерге заман яшьләренә теләгән һөнәрне сайларга да, теләгән уку йортларына укырга керү  мөмкинлеге дә зур. Ләкин җәмәгатьчелектә ришвәтчелек дигән сүз киң таралган, ул гына да түгел, яшәүгә дә комачаулый башлады. Аеруча соңгы елларда ришвәт мәсьәләсе Россия тормышында көнүзәк темаларның берсенә әверелде. Чыннан да, нәрсә соң ул ришвәтчелек?

Билгеле, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме укытучылары ришвәтчелек турында дәресләрдә тулы мәгълүматлар бирәләр, балалар бакчасында да тәрбия сәгатьләре уздыралар. Бу эштә укытучылар коллективы ришвәтчелеккә каршы уңышлы пропаганда эше алып бара. Техник хезмәткәрләр белән бергә уздырылган җыелышларда, ата-аналардан законсыз акча җыюның катгый тыелуын аңлату да бик файдалы эш. “Ришвәтчелекнең килеп чыгу сәбәпләре”, “Ришвәтчелек белән көрәшү чаралары”, “Законнар кайда барлыкка килә?” дигән сыйныф сәгатьләре дә укучыларда тирән эз калдыра. Җирле үзидарә һәм прокуратура вәкилләре белән бергә уздырылган “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү бик аңлаешлы, эчкерсез фикерләр белән үтә.

 

Римма НИЗАМИЕВА,

Таузар башлангыч мәктәбе директоры, “Ришвәтчелек: журналист күзлегеннән” дигән районкүләм бәйге номинанты.

Язманың тулы варианты газета битләрендә дөнья күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт

2
X