19нчы май көнне үткәрелгән муниципаль район башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Советның чираттагы утырышында
район мәгариф, спорт учреждениеләрендә һәм мәдәният учакларында җирле бюджеттан бүленгән акчаларның тиешле дәрәҗәдә файдаланмавы ачыкланды, - дип белдерде үз чыгышында район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова. Халык телендә еш кулланыла торган "карга карганың күзен чукымый" дигән гыйбарә бу очракта урынсыз булып чыкты.
Совет әгъзалары тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча район җирлегендә ришвәтчелек очраклары белән очрашып торабыз. Менә соңгысы буенча районның мәгариф учреждениеләрендә балаларны тукландыру мәсьәләсендә эчке финанс контроленең тагын да катгыйландырырга кирәклеге ассызыкланды. Чөнки районның контроль-исәп палатасы ясаган тикшерүләр буенча бүлеп бирелгән акчаларның сарыф ителүендә хокук бозу очраклары ачыкланган.
Сатып алынган товар-продукцияләр, планлаштырылганыннан күпкә артып киткән. Шулай ук тиешле дәрәҗәдә ит, балык, җиләк-җимеш, яшелчә белән тукландыру рационында да җитешсезлекләр барлыгы күренгән. Шул сәбәпле ришвәтчелеккә бәйләрлек җирлек бар. Гаебе булган учреждениеләр җаваплылыкка тартылып, штрафлар салынган.
Көн тәртибе буенча куелган сорауларга ачыклык кертүне дәвам итеп, күчемсез милек һәм җир участокларын рәсмиләштерүдәге "хаталар" да бәян ителде. Яшь гаиләләрнең дәүләт программалары буенча чиратка басуында дөреслек булмавы, Совет карамагына шикаятьләр керүе турында сүз булды. Бигрәк тә халыкның 30 процентын торак төзелешенә бирелә торган субсидия бүленеше мәсьәләсе борчый икән. Җир участокларын аукцион үткәреп сату тәкъдиме дә кертелде - бу җирле бюдетка өстәмә керем булачак, диде район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәнил Ибениев.
Җирле үзидарә органнарында коррупцион күренешләр турында, аларның эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдереп халыктан кергән мөрәҗәгатьләр турында Балтач район Советының Аппарат җитәкчесе Ирек Сабиров чыгыш ясады.
Үтеп киткән 2014нче елда район Советы һәм башкарма комитеты адресларына халыктан барлыгы язма формада һәм телдән 2078 мөрәҗәгать кергән булган. Шуның 17се электрон формада, 57 граждан үз сорауларына җавап табар өчен район башлыгының шәхси кабул итүендә булган, 79ын район башкарма комитеты җитәкчесе кабул иткән.
Ә агымдагы елның 4 аенда 87 мөрәҗәгать кабул ителгән. Халыктан кергән сораулар тикшерелгәннән соң аларның күпчелеге юллар төзексезлегенә, мәгариф учреждениеләрендәге оптимизация шаукымына, җир участокларын рәсмиләштерүдәге уңайсызлыкларга бәйле булуы ачыкланган. Шушы һәм башка мәсьәләләр буенча узган елгы республика күләмендә оештырылган мониторинг нигезендә, Балтач халкының 20 проценты тормыш яшәешеннән канәгать булмавын белдергән. Бу башка районнар белән чагыштырганда кечкенә күрсәткеч түгел, дип ассызыклады Совет җитәкчесе урынбасары Наил Сабирҗанов. Әлеге көнүзәк ришвәтчелеккә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертергә, контрольне ныгытырга һәм хокук бозуларны киметү өстендә нәтиҗәле эш алып барырга дигән карарлар чыгарылды.
Фото: http://podsosenshko.ucoz.ru/index/ehto_dolzhen_znat_kazhdyj/0-51
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев