Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Моны белү мөһим

Ришвәт бирүче дә, алучы да, арадашчы да җинаять җаваплылыгына тартыла ала.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының Балтачтагы бүлегенә ришвәт мәсьәләсендә дә сораулар булырга мөмкин. Мәсәлән, ришвәт бирүчене тиешле органга җиткерергә барсам, мине тыңларлармы, кире бормаслармы, дип. Әлеге мәсьәләгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы бүлек белгече Гөлназ Фәрит кызы Шакирова белән ачыклык кертергә тырыштык.

– Гөлназ Фәритовна, тиешле органга ришвәт буенча гариза язарга килгән очракта, гаризаны кем алып калуы турында сорарга, аның имзасын алырга хакыбыз бармы?
– Әлбәттә, хакыбыз бар. Коррупциячел җинаятьләр турында телдән хәбәрләр һәм язма гаризалар, җинаять кылу урынына һәм вакытына бәйсез рәвештә, хокук саклау органнарында тәүлек буе кабул ителә. Сезне эчке эшләр органының кизү бүлегендә, прокуратура органнарының кабул итү бүлмәсендә, тикшерү комитетында тыңларга һәм телдән яки язма рәвештә хәбәрне кабул итәргә тиешләр. Шул ук вакытта Сезгә гариза кабул иткән хезмәткәрнең фамилиясе, вазыйфасы һәм эш телефоны белән кызыксынырга кирәк.

– Бу очракта нинди дә булса раслау документы бирелмиме?
– Сез үзегезнең гаризагызның күчермәсен яисә талон-белдерү кәгазе алырга хокуклы, анда гариза кабул иткән хезмәткәр турында белешмәләр һәм аның имзасы, теркәү номеры, хокук саклау органының атамасы, адресы һәм телефоны, гариза кабул итү датасы күрсәтелә. Хокук саклау органында Сезнең гариза белән шөгыльләнү барышы, кабул ителә торган чараларның характеры турында белергә хокуклысыз.

– Әгәр без бу кеше турында мондый гариза кабул итмибез дисәләр, яисә гаризаны берсүзсез бөтенләй дә кабул итмәсәләр нишләргә?

– Сездән коррупциячел җинаять турында хәбәр (гариза) кабул итүдән баш тарткан очракта, югары инстанцияләргә (район, шәһәр, республика, федераль) бу законсыз гамәлләргә шикаять бирергә, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләренә республика Прокуратурасына, хокук саклау органнары һәм көч структуралары эшчәнлегенә прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына шикаять бирергә хокуклы.

– Ришвәт – куркыныч әйбер. Аның белән мавыгучыны ни көтә?
– РФ ҖК 291 маддәсендә ришвәт бирү буенча җинаять җаваплылыгына кертелгән 5 өлеш бар. 1нче өлештә, мәсәлән, 500 мең сумга кадәр штраф яки 1 елга кадәр хезмәт хакы яки башка керем күләмендә, ришвәтнең 5 тапкырдан 30 тапкырга кадәр суммасына кадәр, яки 2 елга кадәр билгеле вазифалар биләүдән азат ителеп, төзәтү эшләре белән яки 3 елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яисә 3 елга кадәр мәҗбүри эшләр белән, яки 5 тапкыр, 10 тапкырга кадәр күләмдә штраф яки ришвәтнең мондый суммасыннан башка 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Алгы өлешләрдә җәза тагын да катгыйлана. Шуңа күрә канунны тулаем әйтеп тормыйм, хәзер укучылар белемле, интернет челтәрләреннән канун белән үзләре дә таныша алалар. Әгәр аңлашулмаучанлыклар булса, белешмәләр өчен телефон: 2-44-03.

– Ришвәт турында хәзер гаризалар язып тормыйча, электрон шартларда да хәбәр итеп буладыр?
– Була, әлбәттә. Һәр ведомство сайтында тиешле бүлек бар, анда интернет-кабул итү бүлмәсе аша коррупцион җинаять турында аноним яки ачыктан-ачык хәбәр итәргә була.

Фото: Гөлназ Шакированың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт коррупция кулланучы хокукларын яклау