Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Намусыңны сатып, итмә табыш

Тутык тимер көрәккә эш күрсәтергә ничек комачауласа, ришвәт тә җәмгыяьткә үсәргә ирек бирми.

Кеше өчен иң әвәле - намус, дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Мифтахетдин Акмулла

Укытучым миңа “Ришвәткә “Юк!” дибез” дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесенең нигезләмәсен күрсәтте дә, катнашып карарга тәкъдим итте. Беразга югалып калдым. Аннары уйлар дөньясына чумдым. Беркөнне сыйныф җитәкчебез үткәргән “Ришвәт нәрсәгә илтә?” дигән чараны күз алдыма китердем. Сыйныфыбыз белән тренингта яратып катнаштык. Ришвәтне нәрсә белән генә чагыштырмадык? Кемнәрдер аны явыз көч белән, кемнәрдер Дию пәрие белән, кемнәрдер салкын корал белән чагыштырды. Ә мин ришвәтле җәмгытьне тутыкка батып беткән тимер белән чагыштырдым. Тутык тимер көрәккә эш күрсәтергә ничек комачауласа, ришвәт тә җәмгыяьткә үсәргә ирек бирми. Иптәшләрем дә бу фикер белән килештеләр. Ришвәтне илебездә үстермәү, юкка чыгару хакында фикерләрен әйттеләр.

Сыйныфыбыз кызларыннан әллә нинди фикерләр чыкты ул көнне. (Безнең сыйныфта кызлар гына белем ала). Баксаң, барысы да намус төшенчәсен югары куяләр икән. Барысының да гадел юл белән укырга керәсе, гадел мөгаллимнәрдән белем аласы, медицина уку йортларына намуслы юл белән кереп, табиб дипломы алган белгечләрдә дәваланасылары килә. Бу темага оештырылган тренингта сыйныфташларым искитәрлек фикерләр әйттеләр. Камилә, Азалия, Зәринәләр ялкынлы нотыкларын тоттылар. Ришвәткә илебездә киң җәелергә ирек бирмәскә кирәклеген исбатладылар. Илебезнең киләчәген күз алдыма китереп сөенеп утырдым. Ришвәтчелеккә каршы көрәш өчен менә дигән кызлар үсә икән бит сыйныфыбызда. Димәк, җәмгытебезне киләчәктә ришвәт дигән тутык каплый алмас. 2003 нче елда 9 - декабрь - Беләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә Коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Аңа әзерлек максатында ел саен буклетлар әзерлибез, газеталар чыгарабыз. Бу укку елында хокук саклау вәкилләрен чакырып, чара үткәрү дә планыбызда бар. Җәмгыять белеме, әдәбият дәресләрендә дә намус, әхлак темаларына фикер алышулар үткәрергә яратабыз. Шушындый уйлар өермәсендә өйгә кайтып кердем.

Кайтуга, радиоалгычны ялгадым. Без әнием белән икебез дә “Болгар” радиосын тыңларга яратабыз. Ә анда Илсия Бәдертдинова җыр суза:

“...Шундый булып яралганмын,
Туганмын шундый булып.
Бу тормышта һәр нәрсәгә
Гел яшимен ышанып...
Ышанам иптәш студентның
Ришвәтсез булуына.
Ышанам бар бәндәләрнең
Гөнаһсыз булуына...”

Кызык булып китте. Баксаң, бу темага берәү дә битараф түгел икән бит. Җырчылар да җырлый, әдипләр дә яза, сәясәтчеләр дә уйлана һәм эшли, укытучылар безнең белән әллә нинди чаралар үткәрә. Хокук саклау органнары да “янып” йөри кебек. Әмма илебездә ришвәт гөле инде чәчәккә күмелеп беткән.. Тизрәк шул шау чәчәктә утыручы ришвәт гөлен корытасы, шиңдерәсе иде дә бит... Су сибеп , тәрбияләп торучылары бардыр, күрәсең. Шулай аңлашыла. Гәҗит-журналлар көндәлек ришвәт бирүчеләр һәм алучылар турында яза. Телевизор һәм радио хокук бозучылар турында сөйли. Димәк, бөредәге ришвәт гөлләре ачылуын дәвам итә түгелме? Куркыныч булып китә. Юк, юк... Барысы да ачылмас. Тернәкләнеп бетә алмаслар. Җитәкчеләребез дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирә башлады бит. Без, яңа буын, ришвәткә юл куймабыз. Матурлыкка ышанасы килә. Илебезнең киләчәген уйлыйм да, ришвәт гөлләренә түгел, намус һәм әхлак гөлләренә күмелеп утырган итеп күз алдына китерәм.Ул гөлләр киләчәктә үзләренең матур чәчәкләре белән сөендерерләр, җимешләрен бирерләр.

Сыйныфташларым арасында укытучы, табиб, хокук тәртибен саклаучы, кибетче, артист һөнәрен сайларга теләүчеләр бар. Мин ышанам: алар барысы да үз эшенең осталары булачаклар. Кешелеккә намус белән хезмәт итәчәкләр. Иптәшләрем белән сөйләштем. Интервьюлар алдым. Сорауларым менә мондый эчтәлекле иде: “Син кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?” “Нәрсә ул ришвәт?” “Нәрсә ул намус?” “Син ришвәтне ни белән чагыштырыр идең?” Ачыкладым. Арабызда күбебез ялагайларны, икейөзлеләрне яратмый. Намуслы, гадел, әхлаклы кешеләргә өстенлек бирәләр. Шундыйлар белән дуслашырга телиләр.

Гаделлек, саф күңеллелек дөньябызны матур итәр. Илсия Бәдертдинова җырындагыча... Мин ышанам... Ышаныч булса, киләчәк тә өметле була.

Илүзә Хисамиева,

Түнтәр урта мәктәбе.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт коррупция