Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Ришвәт алсаң 12 елга кадәр ирегеңнән мәхрүм ителәсең.

Ришвәт бирү соңгы елларда гадәти бер хәл буларак кабул ителә башлады һәм бу «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы закон эшләнүгә сәбәп булды.

Коррупция тормышыбызның һәр өлкәсенә - белем бирү, медицина, ЮХИДИ, торак-коммуналь хезмәт... үтеп керде. Аеруча төрле дәрәҗәдәге чиновникларның моңа бәйле эшләре зур борчу тудыра. Коррупциягә илтүче иң мөһим проблемаларның берсе - ришвәтчелеккә кешеләр үзләре дә җирлек тудыра.
Ришвәт дигәч, теге яки бу кешенең үзенә файда алу өчен берәр дәүләт хезмәткәренә, җаваплы кешегә акча төртүе күз алдына килә. Бу бик яшертен эшләнә, еш кына арадашчылар аша. Шуңа күрә ришвәт алучыны кулыннан эләктерү бик авыр. Үзенә файда артыннан йөргән ришвәт бирүче дә яшеренеп калырга тырыша.
Җаваплы кеше кайбер очракта үзе башкарырга тиешле эшне бернинди сәбәпсез сузып йөри дә аңа мохтаҗ кеше нәрсәдер төрткәч башкарып чыга. Моның өчен ул закон каршында икеләтә җавап тотарга тиеш: хезмәт вазыйфасына җавапсыз караганы һәм ришвәт алганы өчен. Әмма сигнал булмагач, кулыннан эләктермәгәч берничек тә дәлилләп булмый. Шуңа күрә ришвәтчелеккә каршы көрәштә киң җәмәгатьчелекнең роле гаять зур.
Дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан законны «сикереп» эшләгән гамәлләре өчен бүләк-ришвәт алу очраклары еш күзәтелә. Бигрәк тә дәүләт билгеләгән төрле субсидияләр, льготалар алу өчен документлар әзерләгәндә закон бозулар бар. Ә югыйсә мондый һәр төр ришвәт алучылар өчен закон катгый: РФ җинаятьләр кодексының 290нчы маддәсендә 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Законда ришвәт биргән өчен дә җинаять җаваплылыгы карала. Ул акча, кыйммәтле кәгазь, милек яки йортка файда китерә торган башка әйберме.., ришвәт булып санала. Моның өчен югарыда әйтелгән Кодексның 291 нче маддәсе буенча 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Арадашчы аша эшләсәң дә җаваплылыктан котыла алмыйсың. Шул ук кодексның 291-1 маддәсе буенча 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителәсең. Җаваплы кеше эш урынында вәкаләтләрен арттырып җибәрү нәтиҗәсендә мәҗбүри бирелгән ришвәт өчен дә җавап тотарга туры килә. Чөнки син ришвәт биргәнче бу хакта тиешле органнарга хәбәр итәргә тиеш.
Үз кул астында эшләүчеләрдән шәхсән үзе өчен материаль ярдәм таләп иткән җитәкчеләрнең гамәле дә коррупция санала. Бу, нигездә, хезмәт хакын киметү, яки бөтенләй эштән куу белән куркытып эшләнелә. Гаебең юк икән житәкчегә кол булмаска, аның гадел булмаган гамәлләре турында тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк. Ришвәт алучыны фаш итүдә хокук саклау органнарына ярдәм итсәң, аңа биргән акчаң, яки башка кыйммәтле әйберләрең үзеңә тулысынча кире кайтарыла, намусың закон каршында да ж,әмгыять каршында да чиста була.
Гомумән, ришвәтчелек бездә иң киң таралган «чир» һәм бу «эпидемия»не киң жәмәгатьчелек белән бергә тотынганда гына җиңеп булачак.
Фото: http://ufg.com.ua/wu/index.php?module=Country&country=25

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250