Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Ришвәт биргәндә тотылган

Быел 28нче мартта ук була бу вакыйга. Чепья авылы гражданины В.А. кичке сәгать 9дан соң спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, кибеттән чыгып, машинасына утырып кузгалып киткәндә Чепья урамында туктап торган җиңел машинага килеп бәрелә. Бу турыда тиешле урынга хәбәр итмичә, җаваплылыктан куркып, юл-транспорт һәлакәте булган урыннан машинасы белән качып китә.

Әлеге хәл турында район эчке эшләр бүлегенең оператив кизү тору бүлекчәсенә хәбәр килә. ЮХИДИ инспекторы Чепья авылына килә һәм гаеплене эзләү эшенә керешә.
В.А. Сырья авылы территориясендә табыла. "Алкотестер" ярдәмендә В.А.ның алкогольне күпме дәрәҗәдә куллануы ачыклана. Машинасын махсус автостоянкага алып китәргә эвакуатор чакыртыла. Инспектор аны яңадан Чепьяга вакыйга булган урынга алып килә. РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.27нче маддәсе буенча беркетмә төзелә.
В.А. инспектордан төзелгән беркетмәне юкка чыгаруын үтенә башлый, моның өчен 2 мең сум күләмендә акча тәгъдим итә. Үз чиратында, инспектор В.А.га аның исерек хәлдә руль артына утырып, машина бәрдереп һәм шул урыннан качып китүе аркасында ничаклы тәртип бозу очрагы буенча җинаять эше кузгатырга мөмкин булуын аңлата, ә шул җинаятьләрне юкка чыгару өчен ришвәт бирергә теләве инде тагын бер җинаять булуын төшендерә.
Ләкин В.А. үз сүзеннән кире кайтмый, акча тәкъдим итүен дәвам итә. В.А. бу очракта мондый хокук бозулар өчен ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан "колак кагачагын" һәм өстәп 30 мең сум күләмендә штраф та түләячәген яхшы белә. Шунлыктан ул инспекторга ничек кенә булса да ришвәт биреп, машина йөртү таныклыгын алып калырга омтыла.
Аптыраган инспектор җинаятьченең ришвәт бирергә теләвен әйтеп, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. Бирегә махсус тикшерүче белгечләр килеп, ЮХИДИ машинасына диктофон һәм видеорегистратор урнаштырып, барган вакыйганы яздырып алалар. Дәүләт инспекторына ришвәт бирергә маташу буенча җинаять эше кузгатыла.
Күптән түгел Суд В.А.ның хезмәт урынында шофер, гаиләсендә ике кечкенә баласы барлыгын һәм хатынының эшсез булуын исәпкә алып, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 30нчы маддәсенең 3нче бүлеге, 291нче маддәсенең 3нче бүлеге буенча 60 мең сум күләмендә штраф түләү җәзасын бирү турында карар чыгарды. В.А. үз гаебен тулысынча танып, әлеге карар белән килеште.
Фото: http://ngs24.ru/news/1784661/view/
Фәрит Шәрифуллин
Район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250