Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Смәел мәктәбе укучылары коррупция турында бай мәгълүмат туплады (+фото)

6 декабрь көнне 9 декабрь – "Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне" уңаеннан Смәел мәктәбендә булып, класс сәгатьләрендә катнашты.

6 декабрь көнне районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре, район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова 9 декабрь – "Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне" уңаеннан, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гатауллина белән берлектә Смәел мәктәбендә булып, класс сәгатьләрендә катнашты. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе буенча район күләмендә алып барыла торган эшчәнлек белән таныштырды.

"Коррупция - безнең уртак чиребез" дип исемләнгән класс сәгатендә укытучылары Илнур Гизатуллин укучыларга тормыштагы мисалларга нигезләнеп коррупция язмышларны җимерүен аңлатты, РФ законнары аркылы коррупция каршы нинди чаралар кулланганлыгын әйтте. Шулай ук укучыларга җәмгыятьнең яхшы якка үзгәрүен алар кулында икәнлеген ассызыклады.

Ә тагын бер сыйныфта узган чарада укытучы Гөлназ Нәбиева "Без коррупциягэ каршы" дигән исем астында үткәргән тәрбия сәгатендә балаларга 1 сентябрь көнне булган ситуация аркылы "коррупция" тошенчәсенә аңлатма бирде. Мәктәптә "Ышаныч тартмасы" эшләвен, ышаныч телефоны турында әйтеп үтте. Мәкальләр аркылы, тормыштагы әхлак һәм закон нормаларын аңлатты.

Ә 3 сыйныф укучылары белән "Коррупция безнең тормышта" дигән чара үтте. Укытучылары Гөлназ Зиннәтуллина әкият аркылы коррупция, ришвәт төшенчәсенә аңлатма бирде.

Алар бу көнне коррупция турында бай мәгълүмат тупладылар.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смәел мәктәбе