Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Татарстанда ришвәтчелек еш күзәтелүче эшчәнлек өлкәләре аталды

Барыннан да ешрак ришвәт белән ТКХ, мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре эләгә.

Торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, медицина - нәкъ менә бу өлкәләр Татарстанда иң ришвәтчел дип аталды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Дмитрий Козлов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда балалар бакчалары җитәкчелеге берничә тапкыр ришвәт алуда катнашкан. Кагыйдә буларак, алар акча хисабына баланы балалар бакчасына урнаштырырга вәгъдә биргәннәр.

"Күрәсең, хокук саклау органнары хезмәткәрләре сизә алмый торган юллар бар", — диде Дмитрий Козлов.

Шулай ук ришвәт белән университет укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре эләгә.

"Хәрби комиссариатларга килгәндә, аларда хезмәт күрсәтүче тулы бер төркем, арадашчылар эшли", - дип билгеләп үтте Козлов.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт