Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

16 мартта Әлтәпов Рашит Гарифулла улының 50 яшьлек гомер бәйрәме

16 мартта Пыжмара авылында яшәүче Әлтәпов Рашит Гарифулла улының 50 яшьлек гомер бәйрәме.

Меңнәргә үрнәк булырлык яраткан газиз әтиебез, сөекле тормыш иптәше, хөрмәтле энебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Алдагы тормышыңда кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Төп нигезнең якты учагын сүндерми саклавың, туганнарның кадерен белергә өйрәтүең, туган нигезгә кайтканда һәрчак якты йөз белән каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа.

50 яшь ул әллә ни күп түгел,
Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән
Бергә-бергә гомер итәргә.

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәридә, балаларың Ренат, Гөлназ. Бу теләкләргә Әлтәповлар, Закировлар, Әшрәповлар, Хисамовлар, Вәлиевлар гаиләләре дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250