Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

2014нче елның 31нче августында ГАЙНАНОВА ЗӨЛФИЯ ХАҖИХӨРМӘТ кызының олы юбилее – 85 яшь тула

Гайнанова Зөлфия Хаҗихөрмәт кызы 1929нчы елның 31нче августында Әгерҗе районы Кодаш авылында туа.

1946нчы елда, 7нче сыйныфны тәмамлагач, Алабуга педагогия училищесына укырга керә. 1950нче елда Чепья районы Пыжмара мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә.
Соңрак рус теле һәм әдәбияты укыта, читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 1951нче елда шул мәктәпнең математика укытучысы Гайнанов Рәфкать белән тормыш коралар. Зөлфия Хаҗихөрмәт кызы үзенең 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Аның тырыш хезмәте күпсанлы мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бәяләнә. Олы хөрмәткә лаек укытучы, тыл һәм хезмәт ветераны 1984нче елдан лаеклы ялда.
Зөлфия Хаҗихөрмәт кызы гаиләсендә дә үрнәк ана: тормыш иптәше белән икесе илгә-көнгә игелекле 3 бала тәрбияләп үстерделәр.
Олы кызы - Резеда Рәфкатовна - югары категорияле укытучы, Рәсәй Федерациясенең мәгариф отличнигы, Пыжмара мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре урынбасары булып эшләп, лаеклы ялга чыкты.
Улы - Гайнанов Камил Мәскәүдә генераль штаб каршындагы хәрби академияне тәмамлаган, подполковник, 2003нче елда Чечняда вафат.
Кече улы - Гайнанов Наил районыбыз җирлегендә тырыш хезмәт куя. Хәзерге көндә хөрмәтле ана балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яши.
Зөлфия Хаҗихөрмәтовнаны олы юбилее белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларының игелеген күреп, якыннарының хөрмәтен тоеп, яшьләргә акыллы киңәшләрен биреп, озак яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250